Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шомбай болай диде… «Чаян» журналы халыкны борчыган мәсьәләләр турында

«Чаян» журналындагы традицион «Шомбай болай диде» рубрикасындагы сорау-җавапларны тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Шомбай болай диде… «Чаян» журналы халыкны борчыган мәсьәләләр турында

Хөрмәтле Чаян! Хәзер матбугат чаралары безнең түрәләрнең төрле шикле, ә кайчагында мәгънәсез белдерүләрен чәйнәргә яраталар: имеш, дәүләт сезгә бала тудырырга кушмаган, бәяләр ошамый икән — күбрәк эшләргә кирәк… Ә кайчак башка төрле әйберләр дә ишетергә туры килә. Мәсәлән, күптән түгел казанлыларны «Водоканал»ның генераль директоры Андрей Егоровның әйткән сүзләре тетрәндерде: «Миңа беркем дә ышанмый, мин дә бит суны краннан эчәм!» Ф. Шәрипова, Казан

Укучыбызның хаты Шомбай аганы бик кызыксындырды.

— Бу яхшы гадәтне башка нәчәлникләр дә куллануга алсалар, шәп булыр иде, — диде аксакалыбыз. — Транспорт хуҗаларына шыгрым тулган автобусларда йөреп карарга, сәламәтлек саклау башлыкларына чиратларда иза чигәргә, депутатларга законнарны үтәргә, ә чәнечкеле чыбык артында хуҗа булып утыручыларга төрмә хастаханәләрендә ятып карарга.

Хөрмәтле Чаян! Бу болганчык заманда төрле күрәзәчеләр, сихерче-шаманнар һәм «җен карчыклары» үрчеп китте. Алай гына да түгел, алар өчен телевидениедә «тылсымчылар каналы» булдырылды. Магия әһелләре анда халык алдында киләчәкне фаразлыйлар, сихерлиләр һәм башка хикмәтләр күрсәтәләр. Бушлай түгел, әлбәттә. Гаҗәп хәл — безнең белемле илдә шушы әкиятләргә ышанучылар бар бит… М. ӘХМӘДИЕВ ӘЛМӘТ.

Ә иң мөһиме шул — 2013 елда бер тылсымчының да бүген кыйммәтләнеп баручы биткоин сатып алмавы гаҗәпләндерми. Шуңа да карамастан, алар һаман сихерләре белән кеше башы катыралар, — диде Шомбай ага, укучыбызның хатын укып чыккач.

Хөрмәтле Чаян! Күптән түгел радиодан бер сайлау алды сәясәтчесе зур масштаблы урлаулар өчен чиктән тыш җәза куллану кертергә тәкъдим итте. Гаҗәп, ләкин күп кенә тыңлаучылар моның белән риза булган. Ул гына түгел, кайберләре, Кытайдагы кебек, бу гамәлне телевизордан күрсәтергә тәкъдим иткәннәр. Мин үзем канга сусаучы түгел, әмма өлешчә алар белән риза. Барысы да урлый — губернаторлар, депутатлар, чиновниклар… Ә җәзасы нинди? Миллиардлап урлаганнар, намуссыз рәвештә үзләштергәнне югалтмыйча, шартлы срок алалар… З. АЙМИЕВ, пенсионер КАЗАН

Хатка Шомбай ага җавап бирде.

— Әгәр дә без Кытай юлыннан китсәк, телевизордан мәктәптә ремонт ясау өчен акча җыйган укытучыларны атып үтергәнне күрсәтәчәкләр бит…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100