Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шом, курку биләп алды» — Рифат Зарипов операция залында

Клипны июнь аенда карап булачак.

news_top_970_100
«Шом, курку биләп алды» — Рифат Зарипов операция залында
https://www.instagram.com/rifat_zaripov_official/

Рифат Зарипов Казанның 18 хастаханәсе операция залында «Туганнар»дигән җырына клип төшергән.

«Клипны 18 хастаханәдә чын операция ясый торган залда, реанимациядә төшердек. Табиблар бер тамчы да уйнамады, чөнки чын операция бара иде», — диде Рифат «Интертат» хәбәрчесенә.

«Залга артык уйланмыйча, көлешеп килеп кергән идек. Андагы атмосфераны, табибларның җитди йөзен, операция кичерүчеләрне күргәч, әллә ничек уңайсыз булып китте. Шом, курку биләп алды.

Шулай итеп, чын хис-кичерешләр сурәтләнгән клип булды ул», — ди җырчы.

Рифат Зарипов инстаграмда клип төшерергә ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре язган.

Инстадуслары арасында Рифатның нишләп йөрүен аңламыйча, ковид йоктырган дип пошаманга төшүчеләре булган.

«Мин кинәт куркып киттем. Теге зәхмәт чир Рифатыбызга да кагылган икән дип. Ярый клип өчен генә йөри икән»;

«Нәрсә булды икән Рифатыбызга дип курыктым. Карап бетергәч кенә эчкә җылы керде. Исән-сау бул, бәбкәчем»;

«Нинди чибәр шәфкать туташы дип утырам. Рифат икәәән»;

«Бәби таптыручыга ошагансың», — дип язалар аңа.

Рифат Зарипов әйтүенчә, клип июнь аенда дөнья күрәчәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100