news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шоколадлы патшабикә пирогы рецепты

Халык арасында аны "Королевская ватрушка" дип йөриләр. Бу юлы пирогның өслеген ике төстә ясыйбыз.

news_top
Шоколадлы патшабикә пирогы рецепты
Гөлүзә Василова

Камыр валчыгы өчен: 150 грамм атланмай яки маргарин, 100 грамм шикәр комы, чама белән он.

Йомшарган майны шикәр комы һәм он белән уарга. Атланмай белән тәмлерәк булачак.

Камыр валчыгын икегә бүләргә, өчтән бер өлешенә какао кушарга кирәк.

Эчлек өчен: 600 грамм эремчек, ярты стакан шикәр комы, 1 кап ванилин, 2 йомырка, 1 аш кашыгы манный ярмасы.

Ингредиентларны бергә кушып, эчлек әзерләргә.

Үсемлек мае белән майланган табага ак валчыкны сибәргә, эчлек салырга кирәк. Пирогның ярты өслегенә (үзегез теләгәнчә бүлә аласыз) ак валчык, ә калганына какаолы камыр валчыгы салырга.

180 градуска кадәр кызган мичтә 30-40 минут пешерергә.

Чәегез тәмле булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар