news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шоколадлы һәм бананлы коймак

Сез дә шулай коймакларны төрләндерергә яратасызмы? Без гел төрләндерәбез. Я чүпрә салып әчетеп , я кефир белән бермә-бер сөт салып, я бүгенге кебек эченә шоколад, банан салып пешерәбез.

news_top
Шоколадлы һәм бананлы коймак
Камыр өчен: 0,5л кефир, 0,5 литр сөт, 2 йомырка, 50 г көнбагыш мае, тоз, шикәр комы, 1 кап көпшәкләндергеч, он.



Куерак итеп камыр ясарга. Коймак зур булса ике телем шоколад яки банан салырга. 


Калын төпле табаны кыздырып, сүрән утта капкач каплап пешерергә. Аннары икенче ягын әйләндерергә һәм янә капкач каплап пешереп бетерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар