Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шок: Анита Цой тәнендә 18 ел буена чебен личинкасы үсеп яткан

Австралиядә вакытта җырчының муенын чебен тешли.

news_top_970_100
Шок: Анита Цой тәнендә 18 ел буена чебен личинкасы үсеп яткан

Җырчы Анита Цой җилкәсендә Австралия чебене личинкасы 18 ел буена үсеп яткан. Бу турыда ул НТВ каналында әңгәмә вакытында сөйләде.

18 ел элек җырчы ире белән Австралиядә була. Аның муенын умыртка баганасы тирәсендә чебен тешли. Җырчы моңа артык игътибар итми. Үзе бетәр дип уйлый. Ләкин чебен тешләгән урын күпереп чыга. Артист табибларга мөрәҗәгать итә.

Табиблар шешне алып булмавын ачыклый. Бу урында чебен личинкасы була. Анита шок хәленә килә.

«Мине чебен тешләде. Бу чебен хайваннарның муенына личинка сала торган булган. Личинкалар шунда үсә, аннары дөньяга яңа чебеннәр чыга. Мине шул чебен тешләгән», — дип сөйләде җырчы «Секрет на миллион» тапшыруында.

Анита бу турыда видеода 16.36 минутта сөйли.

Табиблар личинка үскәнен көтеп торырга киңәш иткән. Билгеле бер үлчәмгә җиткәч кенә, шешне кисеп алу мөмкин булган. Шулай итеп, бары тик 18 ел узгач, быел гына чебенне Анита Цой тәненнән кисеп алганнар. Шул вакыт эчендә личинка катыланган, Анитаның мускулларына шулкадәр нык итеп береккән. Нәтиҗәдә җырчының умыртка баганасы кәкрәя башлаган. 

Хәзер җырчы әлеге личинканы өендә саклый. Личинканы формальдегидка салып куйганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100