Шнобель-2017: сыек мәчеләр һәм гырлауга каршы сыбызгы
Песиләр чынлыкта – сыекча, ә крокодил белән кочаклашканнан соң кеше отышлы уеннарга ныграк бирелә торганга әйләнә. Гарвард университетында 2017 елгы Шнобель премиясе ияләрен - сәер ачышлары белән дөньяны шаккаттырган галимнәрне атадылар.
Америка Кушма Штатларының Гарвард университетында Шнобель премиясе лауреатларын игълан иттеләр.
Шнобель премиясе - дөньяның иң мәртәбәле Нобель премиясенә пародия. Бу бүләкне фән өчен файдасы шикле булган ачышлар өчен тапшыралар. Премиянең шигаре - "Башта елмаерга, аннары уйланырга мәҗбүр итә торган казанышлар өчен". (first make people laugh, and then make them think). Премия 1991 елда "Гаҗәеп тикшеренү язмалары" журналы тарфыннан, галимнәргә игътибар булдыру максатыннан оештырылган. Премиянең атамасы - сүзләр уены нәтиҗәсе. Инглиз телендә ул Ig Nobel Prize дип атала - ignoble - "оят". Рус телендә аны Шнобель премиясе дип атыйлар - "Шуточная Нобелевская" сүзеннән алынган. Шнобель шулай ук сүз уйнату - жаргонда шнобель "зур борын" дигәнне аңлата.
27 нче бүләкләү тантанасы гадәттәгечә университетның 1100 кеше сыйдырышлы залында узды, аны кәгазьдән ясалган очкычлар белән бизәгәннәр.
Лауреатларга 10 триллион Зимбабве долларлары күләмендә акчалата премия бирелә. Бу - шулай ук шаярту: Зимбабве, зур деноминация кичерү сәбәпле, 2009 елда үз долларларыннан ваз кичте, бу дәүләттә хәзер АКШ долларлары әйләнештә йөри. 2008 ел азагында бу дәүләттә бер шешә сыра 150 млрд сум торган, шул рәвешчә, 10 триллион доллар ул бик кечкенә суммадагы, ә хәзер инде бөтенләй бәясе булмаган акча.
Бүләкләрне Нобель премиясе лауреатлары тапшыра. Быел бүләкләүчеләр - 2007 нче елда икътисад өлкәсендә премия алган Эрик Маскин, шушы ук өлкәдә 2016 нчы елда бүләкләнгән Оливер Харт һәм 2005 нче елда физика буенча лауреат булган Рой Глаубер иде.
Шнобель премиясе тапшыру шактый күңелле уза. Быел лауреатларга сәхнәдән сүз бирелсә дә, бары 60 секундлык кына нотык рөхсәт ителде. Бу вакыт узуга, кечкенә кыз бала “Зинһар, җитәр. Миңа кызык түгел”, - дип тәкърарлый башлый. Лауреат сөйләп бетергәнче ул шушы сүзләрен кабатлаудан туктамый.
Сыек песиләр
Физика буенча премия Марк-Антуан Фардинга эләкте, ул мәчеләрнең сыекча икәнен исбатлаган.
“Матдә сыек хәлендә билгеле бер күләмне били һәм үзе урнашкан савыт формасын ала», - дип аңлата галим үзенең “Песиләр реологиясе” дип аталган тикшеренү эшендә, үзенең сүзләрен ул рәсемнәр һәм фотолар белән сурәтли. Галим әйтүенчә, үскән песиләр песи балаларына караганда тизрәк җәелеп китә.
Йоклаганда гырлаудан сыбызгы коткара
“Тынычлык премиясе” йоклаганда гырлаудан һәм сулыш туктауларыннан коткару ысулы уйлап тапкан бер төркем галимгә бирелде. Алар бу авырулар белән интегүчеләргә диджериду дип аталган өреп тавыш чыгара торган музыка коралында уйнарга тәкъдим итә. “Йокы вакытында абструктив апноэ синдромы” дип аталган чир вакытында кеше бик еш – сәгатенә 10-15 тапкыр сулыш ала алмый, тыны туктап тора.
Диджериду – Австралия җирле халкының һава өреп авазлар чыгара торган музыка уен коралы. Апноэ һәм йоклаганда гырлау белән интеккән 25 ихтыярый дүрт ай дәвамында атнасына 5-6 көн 25 әр минут шушы быргыда уйнаган.
Бу күнегүләрдән соң авыруларның хәлен тикшергәннәр, һәм апноэ өянәкләренең ешлыгы шактый кимегәнен, гырлауның да сирәгәюен, йокыларының тынычрак була башлавын ачыклаганнар.
Фәнни хезмәт авторлары мондый нәтиҗәләр өске сулыш юлларын күнегүләр ярдәмендә ныгыту аркасында дип саный.
Галимнәр диджеридуда уйнау нәтиҗәләрен медицинада кабул ителгәнчә – үпкәләргә даими уңай басым белән ясалма һава өрдерү ярдәмендә дәвалау нәтиҗәләре белән чагыштырып караганнар. Музыка уен коралы белән күнегүләрнең файдасы табиплар тәкъдим иткән ысулдан бик азга гына калышканы ачыкланган. Эш авторлары күнегүләр күбрәк булса, нәтиҗә яхшырак та булыр иде, дип белдерә.
Крокодилны кочакла да, комарлы уенга бирел
Икътисад буенча премия кешенең тере крокодил белән аралашып алганнан соң комарлы уеннарга ныграк тартылганын ачыклаган галимнәргә тапшырылды. Тикшеренү вакытында 62 ир-ат һәм 41 хатын-кыз уен автоматларының электрон версиясендә ставкалар ясаганнар.
Бу кешеләрнең бер төркеменә ставка ясар алдыннан кулларында бер метрлы тере крокодил тотып торырга тәкъдим иткәннәр. Ерткычның авызы бәйләнгән, әмма ул тотып торган кешене каты гына тырнарга ихтимал икәне турында экспериментта катнашучылар кисәтеп куелган.
Крокодил тотып караудан негатив тәэсирләр алган уенчылар кечкенә суммаларга ставка ясаган. Ә җанвардан артык өркеп калмаганнары, киресенчә, калган төркем кешеләренә караганда югарырак ставкалар ясап ташлаган. Элек комарлы уеннар белән бәйле проблемалары булган кешеләр ставкаларын ешрак ясаган, хәтта минутына 5 ставка ясаучылар да булган, ә калганнарның уртача ставка ясау ешлыгы 4,3 тапкыр.
Эш авторлары фикеренчә, кайбер уенчылар (бигрәк тә элек проблемасы булганнар) ерткыч җанвар белән аралашып алудан туган ярсынуны алда торган җиңү хисе дип кабул иткән. Шуңа да алар тагын да көчлерәк азарт белән уйнарга тотынган.
Әбекәй, сиңа шундый зур колаклар нигә?
“Ни өчен картларның колаклары шундый зур?” – анатомия буенча премия алучының фәнни хезмәте шулай дип аталган. Тикшеренү эшләре әле 1995 нче елда ук алып барылган. 30 дан алып 93 яшькә кадәр булган ике йөз кешенең колак зурлыкларын тикшереп, Джеймс Хиткот кешенең колаклары үсүдән туктамаганын, елдан-елга якынча 0,2 мм га зураюын ачыклаган.
Ни өчен бөҗәкләр җенси рольләре белән алышынган
Биология буенча премия лауреатлары мәгарәләрдә яшәүче бөҗәкләрне тикшереп, ана бөҗәкләрдә ни өчен ата җенес органнары, ә ата бөҗәкләрдә, киресенчә, ана җенес органнары барлыкка килгәнен ачыкларга карар биргән.
Neotrogla ыруына керүче бу бөҗәкләрнең ана затларының тәнендә пениска охшаш үсемте (гиносома) бар, ул бөҗәк гәүдәсенең 15 процентына кадәр зурлыкка җитә. Ана бөҗәк белән ата бөҗәкнең аталануы 70 сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин. Ана бөҗәк үсентесен ата бөҗәк тәненә торбасыман вагина – фаллосома аркылы кертә. Ата һәм ана затларының анатомиясе һәм җенси рольләре бу дәрәҗәдә үзгәргән биологик ырулар дөньяда башка билгеле түгел.
Тикшеренүчеләр мондый үзгәрешләрнең ана бөҗәкнең мөмкин кадәр күбрәк эякулят алырга омтылышы аркасында килеп чыккан дип саный. Гиносома ярдәмендә ул ата бөҗәкне үзенә кирәк кадәр вакыт дәвамында тотып тора ала.
Кофены ничек чәчрәтмәскә?
Гидродинамика буенча премия алган команда кофеның савытка артык күп салынган булуы аркасында түгеләме, әллә башка сәбәпләр беләнме икәнен тикшерергә булган.
Кофены шәраб савытына һәм гади чынаякка салып, галимнәр ике савытны да ашыкмыйча гына баргандагы кебек тибрәндереп караганнар. Бокалдагы кофе шактый нык чәчрәгән, ә чынаяктагы кофе тынычрак калган. Тик галимнәр “адымнар” тизлеген ике тапкыр арттыргач, сыекча үзен башкача тота башлаган – шәраб савытындагы кофе хәрәкәтсез диярлек калган, ә чынаяктагысы вакыт-вакыт кырыена чәчрәп чыккан.
Кружканы ничек тоту да әһәмияткә ия булып чыккан. Экспериментлар уздырып, галимнәр иң яхшы ысул – чынаякны уч төбе белән өстән эләктереп алу икәнен ачыклаганнар.
Шулай ук арт белән бару да нәтиҗәле булып чыккан. Болай хәрәкәт итү кулдагы сыеклыкның тирбәлүләрен “сүндергән”. Ләкин галимнәр кофе күтәргән килеш арт белән барырга киңәш итми – егылу, абыну яки шулай ук арт белән кофе күтәреп килгән кешегә бәрелү ихтималы бик зур, ди алар.
Ярканатлар кеше каны эчәргә тотынган
Туклану өлкәсендәге премия йөнтәс аяклы ярканатларның кеше канын татып карарга да каршы түгел икәнен беренче булып ачыклаган галимнәргә бирелде. Бу зур булмаган ярканат нигездә кошлар каны белән туклана, кайчак йорт хайваннарына да һөҗүм итә.
Бразилиянең төньяк-көнчыгышында көн итүче ярканатларның тизәкләрен тикшереп, галимнәр аларда тавык һәм кеше ДНКларын тапкан.
Галимнәр фикеренчә, ярканатлар үзләре яшәгән төбәктә кыргый кошлар саны азаю сәбәпле башка җан ияләренең канын эчүгә күчәргә мөмкин.
Сырны без кайсы урыныбыз белән яратмыйбыз
Медициа өлкәсендәге премияне кешенең баш миен тикшереп, аның кайсы өлешләре сырны яратмау өчен җавап биргәнен ачыклаганнар.
Тикшеренүләрдә 300 дән артык ир-ат һәм хатын-кыз катнашкан. Башта алар нинди ризыклар ошаганын, ә кайсылары ошамаганын махсус сораулыкларга язып биргән. Исемлектә төрле категорияләргә караган 75 төр ризык кертелгән. Сырлардан кала, анда казылык ризыклары, ит, балык, яшелчәләр, җиләк-җимеш, десертлар күрсәтелгән. Аннары экспериментта катнашучыларны функциональ магнит-резонанс тамограф аша уздырганнар. МРТ да вакытта кешегә ризыкларның фотосурәтләрен күрсәтеп, шул ризык исе килә торган измәләр иснәткәннәр.
Сырны сөймәүләрен әйткән һәм МРТ вакытында сыр исе сизгән кешеләрнең базаль ганглия элементлары – ак шар кара субстанция аеруча актив булган.
Күрәсең, баш миенең бүләкләү системасында катнашкан бу өлешләре шулай ук җирәнү хисе регуляциясендә дә катнаша, дигән нәтиҗә ясаган галимнәр.
"Сиңа көзгегә караган кебек карыйм"
Когнитив фәннәр өлкәсендәге премия бер яралгыдан үскән игезәкләрнең фотода аларның кайсысы сурәтләнгәнен кайчакта үзләре дә аңлый алмаганын ачыклаган бер төркем тикшеренүчегә бирелгән. Галимнәр бу күренешнең игезәкләрнең үзләренә һәм башкаларга карата инануларына тәэсир итәргә мөмкин, дип саный.
Вагиналь көйләр
Акушерлык өлкәсендә премия алган галимнәр балага карында чакта ук музыка тыңлатасың килсә, аны корсак өстенә куеп түгел, ә анасының аналык җиңсәсенә тыгып уйнатырга кирәк икәнлеген исбатлаганнар. Шулай иткәндә бала музыкага активрак җавап бирә. Галимнәр якынча 14-39 атналык көмәне булган 106 хатын-кызны тикшергән, музыка уйнаткан вакытта карындагы баланың йөзе ничек үзгәргәнен УЗИ ярдәмендә күзәткәннәр.
«Газета.Ru» материаллары файдаланылды.