news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шлифовкалый торган машина 17 яшьлек егетнең муенын кискән

Мәктәптә укучы малай шәхси йортта ремонт ясарга җыена, шлифовкалау машинкасын тотып, урындыкка менеп баса.

news_top
Шлифовкалый торган машина 17 яшьлек егетнең муенын кискән
pixabay.com

Башкортстанның Баймак шәһәрендә мәктәптә укучы 17 яшьлек егет һәлак булган. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.

Баланың үлеме турында мәгълүматны хокук саклау органы хезмәткәрләре раслаган.

17 яшьлек үсмер шәхси йортта ремонт ясарга җыена. Ул шомарту өчен махсус җайланма — шлифовкалау машинкасын файдалана. Үсмер шушы коралны тотып урындыкка менеп баса. Шул чакта ул егылып төшә, эшләп торган шлифовка аның өстенә төшә һәм егетнең муенындагы артериясен кисә. Кан югалтудан, бу бала һәлак була.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, судмедэкспертиза билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар