news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шикәрле пирог

Бу пирогның өсте шикәрле, кетердәп тора. Ә асты сусыл, йомшак, күпергән. Тәмле!

news_top
Шикәрле пирог
Нәрсәләр кирәк:

- 250 грамм он
- 100 мл сөт
- прессланган чүпрә 15 грамм
- ике йомырка
- тоз
- 150 грамм атланмай
- 150 грамм шикәр комы
- 200 мл сөт өсте

Җылы сөттә чүпрәне җебетәбез дә, беразга күперергә калдырабыз. Йомырка һәм 100 грамм атланмай салып, туглыйбыз. Әкренләп, бутый-бутый, он кушабыз. Кулга ябешә торган, йомшак камыр килеп чыга.
Бер сәгатькә калдырабыз, камыр бераз кабарсын.



Шуннан соң камырны табага бушатабыз да, тагын ярты сәгать күперергә калдырабыз. Ул арада 50 грамм атланмайны, шакмакларга бүлеп, шикәр комы белән бутыйбыз. Шуннан соң, бармагыгызны суда чылатып, камыр өстенә тишекләр ясап чыгыгыз. Шул тишекләргә май кисәкләрен куегыз, пирог өстенә шикәрен сибегез.
180 градусны мичтә 25 минут тирәсе пешерәсе. Шуннан соң, мичтән чыгарып, сөт өсте сибегез һәм 5-6 минутка яңадан мичкә куегыз.

Кайнар килеш бигрәк тә тәмле! Куанып ашагыз!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар