Шикәр комы кыйссасы
Бабаем Бөек Ватан сугышы ветераны өчен иң тәмле әйбер шул писүк иде.
Шикәр комы, писүк дигәннән...
Социаль челтәрләрдә күпләп шикәр комы алучылар турында «Әйтегез әле... Нишлисез ул кадәр шикәр комы белән? Миңа камыр ашларына 1 кг гына кирәк», - дип шаккату катыш көлеп язалар. Болай итеп ялгыз кешеләр яки тормыш күрмәгән яшьләр генә яза ала. Авыз тутырып шикәр ашамасаң да, халык бәянең чамадан тыш артуыннан курка. Бәяләр сикерде, ә хезмәт хакы шул ук калды. Эшкә яраклылар гаилә бюджетына җиңеллек китерү өчен арзанрактан алып калырга тырыша. Бигрәк тә өлкәннәрнең пенсиясе аз, шуңа алар дәррәү кубып кибеткә чапкан.
Әлбәттә, шикәр комына кытлык юк дип тынычландыралар, әмма ул элекке бәядән булмаячак инде. Ә алда бакча сезоны...
Компотын да кайнатасы, кайнатмасын да ясыйсы килә, камыр ризыклары өчен дә шикәр комы кирәк...
Аннан шикәр комы белән генә чәй эчәргә ияләшкән кешеләр бар. Алар кәнфитне дә бар дип белми, кайнатма белән эчеп була дип тә уйламый, бал да яратмый, җимеш тә ашамый.
Янә хатирәләр...
Бабаем Бөек Ватан сугышы ветераны өчен иң тәмле әйбер шул писүк иде. Балачакта тиз генә кереп чыгам дип аларга керәм, ә алар төшке аш ашап утырган вакыт була. Икәүләп чәйләргә кыстыйлар. Икесенең уртасына кереп утырам.
Әби чәйнекне гел өстәлгә үзе янына куя иде һәм утырган килеш кенә чәй ясый, чөнки алар бер утырганда 2-3 чынаяктан ким эчми.
Бабай ашарга керешкәнче, беренче итеп мулдан (3 кашык кына түгел бугай) чәйгә писүк салып болгатып куя. Әби миңа да чәй ясый... Бабай табында торган прәнник, печенье, хәлвәне каршыма ук китереп куя һәм «писүк сал, кызым» ди. Ул аны мин чәйгә писүк салганчы кабатлый. Аның балалары белән оныклары бу сүзне барысы да хәтерлидер. Бабайның күңеле булсын дип, чәйгә бер кашык шикәр комы салып болгатам.
«Кызым, бер кашык кына аз бит ул, тагын сал», - ди бабай.
«Белгәнсең бер писүкне, тәмле әйберләр булганда ник писүк белән эчсен инде ул. Мә, кызым, ак эчле кәнфит белән эч...» - дип әби бабайны шелтәләп ала.
Сагындыралар...