news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шикәр диабетының беренче билгесе нинди?

Диабет алды стадиясендә үк сәламәтлекне кайгырта башласаң, бу авыруны булдырмый калырга мөмкин.

news_top
Шикәр диабетының беренче билгесе нинди?
pixabay.com/ru

Терапевт Надежда Чернышова шикәр диабетының беренче билгесен атады. Әлеге авыруны еш кына метаболик синдром китереп чыгара, ә аның билгесе — бил тирәсе юанаю. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Шикәр диабеты куркынычы яныймы-юкмы икәнен белер өчен сантиметрлы лента белән билне үлчәргә кирәк. Әгәр хатын-кызларда бил әйләнәсе 80 сантиметрдан, ә ир-егетләрдә 100 сантиметрдан артып китә икән, терапевтка күренергә кирәк.

Шулай ук бавырны, ашказаны асты бизен дә тикшертеп, глюкоза алмашы дөрес эшлиме-юкмы икәнен белергә кирәк.

Диабет алды стадиясендә үк сәламәтлекне кайгырта башласаң, бу авыруны булдырмый калырга мөмкин. Башлангыч этапта тормыш рәвешен һәм туклануны үзгәртү диабетны кисәтергә ярдәм итәчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар