Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шикәр диабеты аркасында куылган 3 яшьлек кыз балалар бакчасына кире кайтырмы?

Өч яшьлек Вика Заворохинаның шикәр диабеты белән авыруы ачыклангач аны балалар бакчасыннан куалар. Бакча җитәкчелеге үз өстенә җаваплылык алудан курыккан. Ә баланың әти-әнисе әлеге диагноз кызны бакчадан куу өчен сәбәп була алмый дип ышандыра. Конфликтны чишү өчен Виканың әти-әнисе, балалар оешмасы мөдире, район башкарма комитеты һәм мәгариф бүлеге вәкилләре прокурор бүлмәсенә җыелды. Шунда ук “Татар-информ” агентлыгы да булды. 

news_top_970_100
Шикәр диабеты аркасында куылган 3 яшьлек кыз балалар бакчасына кире кайтырмы?

Узган елның февралендә бераз авырганнан соң Сергей Заворохин кызын кабат бакчага алып килә. Ләкин тәрбияче баланы кабул итми һәм аны бакчадан чыгарулары турында хәбәр итә.

Гаҗәпләнгән һәм ачуы чыккан әти кеше бакча мөдиренә мөрәҗәгать итә. Җитәкче шикәр диабетлы баланы кабул итә алмавын аңлата. Көненә берничә тапкыр – ашар алдыннан һәм ашаганнан соң кызның канындагы шикәр күләмен үлчәргә, инсулин дозасы исәпләргә, туклануын күзәтеп торырга кирәк. Мөдир сүзләренчә, мондый диагнозлы баланы карау өчен шәфкать туташының тәҗрибәсе җитәрлек түгел.

“Без балалар бакчасына чиратка басканда авыру турында белми идек әле. Яшь ярым булганда безгә шикәр диабеты диагнозы куйдылар. Барлык документларны, белешмәләрне һәм медицина киңәшләрен җыйдык. Башта бернинди дә проблема булмады. Мөдир безнең бакчага йөрүебез белән килеште. Күрәсең, соңыннан бакча табибы җаваплылыктан куркып, мөдирне күндергәндер”, - дип сөйләде Виканың әтисе.

Баланы бакчадан чыгарырга җыенулары турында әти-әнине беркем дә кисәтмәгән. Сергей судка мөрәҗәгать итә. Һәм эшне караганнан соң мөдирнең карарын кире кагалар. Ләкин Татарстан Югары суды балалар бакчасы карары яклы булып чыга. Кызның әти-әнисенә бакчада кыска вакытка килү режимын тәкъдим итәләр. Нәтиҗәдә, бала өйдә утыра.

Баланың әти-әнисе ярдәм сорап матбугат чараларына мөрәҗәгать итте. Алар кызлары балалар бакчасында үсә, сәләтләрен ача алыр иде дип ышана.

Кечкенә Виканың тарихы турында журналистлар сөйләгәч тә, Татарстанның күзәтчелек органы башлыгы Илдус Нәфыйков Югары Ослан районы прокурорына әлеге мәгълүматны тикшерергә йөкләмә бирде.

“Балалар бакчасы администрациясенең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Нигез булган очракта прокурор реакциясе чаралары күреләчәк”, - дип сөйләде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Соңрак Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачинаның үз тикшерүен башлаганы билгеле булды. Ул табиб күрсәтмәләре булмаганда шикәр диабеты баланы бакчадан чыгару өчен сәбәп була алмый диде. Аның сүзләренчә, һәр балалар оешмасының да бурычы - баланы ашату һәм йоклату гына түгел, ә аңа барлык шартларны да булдыру. Хәтта баланың берәр төрле авыруы булса да.

“Сәламәтлеге белән проблемалар булу-булмавына карамастан, һәр бала да мәктәпкәчә белем алырга хокуклы. Законда каралганча, һәр бала мәктәпкәчә белем белән тәэмин ителергә тиеш. Балалар бакчасында урын булмау гына баш тарту өчен нигез була ала”, - диде Гүзәл Удачина.

Югары Ослан районы прокуроры бүлмәсенә Заворохиннар, балалар бакчасы мөдире һәм район башкарма комитеты җитәкчесе җыелды. Олылар әлеге проблеманы хәл итү өчен киңәшмәләр өстеле янына утырды.

Әти-әни бала тулы көнгә бакчага йөрергә һәм балалар белән аралашырга тиеш дип саный.

“Бала яшьтәшләре белән аралашырга, тукланырга, саф һавада йөрергә, йокларга тиеш. Ни өчен без аны ярты көнгә генә йөртергә тиеш. Һәм ни өчен анда әнисе булырга тиеш? Бу дөрес түгел, бала мөстәкыйльлеккә өйрәнергә һәм яшьтәшләре белән аралашырга тиеш”. – диде Сергей Заворохин.

Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов фикеренчә, иң башта кызның куркынычсызлыгын кайгыртырга кирәк. Теләсә кайсы мизгелдә балага медицина ярдәме күрсәтерлек шартлар белән тәэмин итәргә кирәк. Ә Ленар Хәкимҗанов сүзләренчә, бакчадагы гади шәфкать туташының табиб-эндокринолог квалификациясе юк.

“Дөресен әйткәндә, бу хәл күпмедер дәрәҗәдә уйлап чыгарылган. Әти-әни балалар бакчасына урнаштырганда диагноз турында әйтми. Бу үзенчәлек кыз бакчага йөри башлагач кына ачыклана. Бүгенге көндә бакча баланы кабул итә алмый. Әти-әнисе баланы тулы көнгә йөртүләрен таләп итте. Без бу адымга бара алмыйбыз, кызның гомере өчен куркабыз”, - дип аңлатты Ленар Хәкимҗанов.

Әлеге конфликттагы бар кешенең дә фикерен тыңлап чыккач, прокурор Василий Егоров кызның әнисенә бакчага эшкә урнашырга тәкъдим итте. Ханым ризалык белдерде. Бакча җитәкчелеге дә каршы килмәде.

Әти кеше бу тәкъдимгә каршы килмәде, тик бакча җитәкчелеге вәгъдәсендә тормаска мөмкин, дип борчуын белдерде.

“Ишеттегезме, алар миңа урам себерүче булып эшкә ураншырга тәкъдим иттек дип прокурорга әйтте? Бу ялган! Мондый хәл булмады. Алар миңа тәрәзә төбендә яки эскәмиядә утырып торырга тәкъдим итте”, - диде Сергей Заворохин.

Ничек кенә булмасын, прокурор тәкъдим иткән вариант барысын да канәгатьләндерде. Хәзер аны барысы да риза булырлык итеп тормышка ашырасы калды.

Югары Ослан районында булган хәлдән соң, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Сәламәтлек саклау министрлыгы инсулинга мохтаҗ балаларга ярдәм итү өчен белем бирү оешмаларындагы табибларга кыскача курслар оештырачагы билгеле булды.

“Курслар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы, КГМА эндокринология кафедрасы мөдире Ваһапова Гөлнара Рифатовна җитәкчелегендә узачак”, - дип хәбәр иттеләр Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100