Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шикәр чире булганда нинди җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга ярый?

Кандагы шикәр күләме бозылу гомер буена аерым диета тотуны таләп итә. Әгәр дә пациент дөрес тукланмаса, бу авыруның кискенләшүенә китерергә мөмкин.

news_top_970_100
Шикәр чире булганда нинди җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга ярый?
Шикәр чире белән авыручыларга нинди яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга ярый соң? Бу сорауга «АиФ-Челябинск» газетасы җавап бирә. 

Хөрмә һәм виноград углеводларга бик бай һәм алар кандагы шикәр күләмен арттыралар. Шулай ук карбыз белән кавын да тыелган. Ләкин карбыз артык баллы булмаганда бер-ике генә кисәк ашарга мөмкин. Диабетикларга груша белән бананның да кайбер сортларын ашарга ярамый. Бер банан – ипинең ике берәмлеге, ягъни, 24 грамм углевод. Диабетның 1 төре белән авыручылар бу ризыкларны куллана ала, ләкин әлеге күләмдәге углеводларга инсулин кабул итәргә кирәк. Гомумән, шикәр авыруының теләсә кайсы төре белән авыручыларга әчкелтем-баллы җиләк-җимешләр ашарга киңәш ителә. Мәсәлән, грейпфрут, мандарин, алма һәм башкалар.

Төче чия чикләнгән күләмдәге углеводларга һәм калориягә ия. Табигый антиоксидант буларак ул йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы яхшы профилактика булып тора, хроник шикәр диабеты вакытында начар авырулар барлыкка килүне кисәтә. Диабетиклар өчен тагын бер алыштыргысыз экзотик җимеш – финик. Киви составында шикәр бар, әмма белгечләр фикеренчә, диабет вакытында файдалы булган үсемлек клетчаткаларының күрсәткече әлеге җимештә югары, шуңа күрә аны ашарга мөмкин.

Бәрәңгедән кала барлык яшелчәләрне дә кулланырга була. Чөнки бәрәңгедә шулай ук углеводлар бик күп. Диабетикларга бәрәңгене атнага бер тапкырдан да артык кулланмаска киңәш ителә. Әмма пюре итеп ашарга ярамый – ул сыек, тиз үзләштерелә һәм организмдагы шикәр күләмен арттыра. Кабыгы белән пешкән бәрәңге файдалы, анда калий сакланып кала. Шулай ук, төрле тәмләткечләр рөхсәт ителә, шуңа да итне төрлечә әзерләргә була, ләкин ит майлы булмаска тиеш. Тавык, күркә, бозау ите, сирәк кенә дуңгыз ите кулланырга мөмкин, ләкин мае булмаган җирләрен генә сайлап алырга кирәк.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100