Шикәр бәясе күпмегә артты?
Узган елның декабре белән чагыштырганда, аерма 43,9 процент тәшкил иткән.
19 октябрьгә мәгълүматлар буенча, шикәр комын күпләп сату бәясе 50 процентка арткан һәм Көньяк федераль округта 1 килограммы 35,97 сум тәшкил итә. Бу турыда ТАСС агентлыгына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Бер елда Россиядә шикәр комын азлап сату бәясе 5,2 процентка арткан һәм 1 килограммы 42,7 сум булган.
Быел
Узган ел нәтиҗәләре буенча, шикәр җитештерү 15,9 процентка арткан һәм 6,7 млн тоннага җиткән.