Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шигырь ятларга кушкан өчен, укучы малай укытучыны чүкеч белән кыйнаган

Тугызынчы сыйныфта укучы малай укытучы хатынны мәктәпкә бара торган юлда саклап торган.

news_top_970_100
Шигырь ятларга кушкан өчен, укучы малай укытучыны чүкеч белән кыйнаган
https://pixabay.com/

Урал якларында бер мәктәптә укытучыны имгәткәннәр. Тугызынчы сыйныфта укучы малай укытучы хатынга чүкеч һәм кайчы белән һөҗүм иткән. Бу турыда Лайф.ньюс сайтына хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткән.

Чыганак сүзләренчә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы балаларга шигырь ятларга куша. Ул икеле кую, имтиханга кертмәү белән яный. Бу хатын малайның сыйныф җитәкчесе дә була. Ачуы чыккан малай укытучыдан үч алырга җыена.

25 декабрьдә иртәнге якта укучы малай укытучы хатынны мәктәпкә бара торган юлда көтеп тора. Ул үзе белән чүкеч һәм кайчы да алып килә. Малай укытучыга кимендә биш тапкыр чүкеч белән суга. Укытучы чүкечне баланың кулыннан тартып алырга көч таба

Шуннан соң укытучы хатынны хастаханәгә озаталар, аның башы имгәнгән. Укытучыга һөҗүм иткән баланы психиатрия хастаханәсенә җибәргәннәр, диелә бу хәбәрдә.

Фаҗига Екатеринбург шәһәрендә 24 номерлы мәктәп янында була. Үсмер малай укытучыга берничә тапкыр чүкеч белән суга һәм тыныч кына мәктәпкә китеп бара. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте.

«Аны кемдер күреп алганмы, әллә үзе ярдәм сорап кычкырганмы, билгесез. Хастаханәгә алып киткәннәр», диелә бу хәбәрдә.

«Сәбәбен төгәл генә беркем белми. Ул тыныч малай иде. Шигырь ятламаган өчен икеле куйганнар. Шул икеле өчен ачуы чыккандыр. Гадәттә ул чебенгә дә тими иде», — дип сөйли бу мәктәптә укучы бер малай.

Имгәнгән укытучыга физкультура укытучысы ярдәм иткән дигән хәбәр дә бар. Ләкин ул E1.RU сайты хәбәрчесе белән аралашкан, бу сүзнең дөрес булмавын әйткән.

«Марина Николаевна үзе каршылык күрсәткән», — дип әйткән физкультура укытучысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100