news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шигырь уку бәйгесе вакытында олы укытучы балалар каршында үлгән

Шигырь уку бәйгесе вакытында олы укытучы балалар каршында үлгән

news_top
Шигырь уку бәйгесе вакытында олы укытучы балалар каршында үлгән
Чиләбе шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә башлангыч сыйныф укытучысы укучылар алдында вафат булган. Бу турыда "Московский комсомолец" сайты хәбәр итте. 

Мәрхүмә укытучы сәнгатьле уку бәйгесендә шигырьләр тыңлаган вакытта үлә. Аңа 62 яшь була.

Ura.ru басмасы хәбәр иткәнчә, фаҗига 17 октябрьдә була. Хезмәттәшләре ашыгыч ярдәм чакырса да, хәле киткән укытучыга табиблар ярдәм итә алмый. Әлегә аның үлеменең төгәл сәбәбе билгеле түгел.

Укытучы үлеме турында хәбәрне мәктәп директоры раслаган. Бу турыда 74.RU сайты хәбәр итте.

"Залда балалар, башка укытучылар җыелган иде. Мәрхүмә укытучы тыныч кына урынында утырып торды, аннары егылып төште", - дип сөйли директор ханым. 

Аның сүзләренчә, бу хәлдән соң балаларны залдан алып чыкканнар, мәктәптәге медицина хезмәткәре аңа ярдәм күрсәткән, ашыгыч ярдәм дә, реанимация дә бик тиз килеп җиткән.

Чиләбе мәгариф эшләре буенча комитетында хәбәр иткәнчә, 62 яшьлек укытучы башлангыч сыйныфларны укыта, пенсия яшендә булуына карамастан, тулы ставкага эшли, атнасына 18 сәгать чамасы дәрес укыта. 

Мәктәп директоры сүзләренчә, мәрхүмә больничныйларга бик сирәк киткән, сәламәтлегенә зарланганы булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар