![Шешәгә йомырка тутырып буламы?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/6/8/93a64842d80b9670cbbba36da568851f64fe1db290a2c97e936bf2c2f03d.jpeg)
Авылдан йомырканы күп итеп, ватмыйча алып килүнең бик уңайлы ысулы бар икән. Йомырканы тар авызлы шешәгә тутырып йөртү, әлбәттә инде, беренче булып кытайларның башына килгән. Бу лайфхакны сезгә дә өйрәтәбез.
- Судан бушаган 5 литрлы шешәне әйбәтләп юып, корытыгыз.
- Шешәнең өске өлешендә 10-15 см биеклектә кул сыярлык «ишек» ясагыз.
- Йомыркаларны сак кына әлеге "ишек"тән шешәгә тутырыгыз.
- «Ишек”кә җиткәч, шешәне кыегайтып, йомыркаларны тутыруны дәвам итегез.
- Соңыннан ишекне ябып скотч белән ябыштырып куегыз.
![](/resize/750/images/uploads/news/2020/6/8/fc0c04cb41cccdb6bf5a8cdc4a835dce202ceb6840c708cad9b39930dec2.jpg)
Бер шешәгә 50гә якын йомырка сыя.
![](/resize/750/images/uploads/news/2020/6/8/78aa49f968200787424631a22799c77c303469e929a71178089a1ade8f92.jpg)
Лайфхак "Полезно знать" журналыннан алынды.