news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шешәдә сатыла торган суның нинди куркынычы бар?

Шешәле су дистилляцияләнгән кебек була.

news_top
Шешәдә сатыла торган суның нинди куркынычы бар?

Шешәләрдә сатыла торган суны офисларда һәм өйләрдә эчәләр. Анда файдалы матдәләр бөтенләй диярлек булмый. Бу турыда эксперт-биохимик Мария Кулешова «Прайм» агентлыгына сөйләгән. «Челнинские известия» яза.

Белгеч сүзләренчә, шешәле су тозсызландырылган һәм дистилляцияләнгән суга якын була. Чөнки шешәгә салыр алдыннан суны кире осмос процессы ярдәмендә чистарталар.

Өстәвенә, эчкән чакта дистиллят организмнан файдалы тозларны һәм минералларны юып чыгара башлый, шуңа күрә бөерләр, теш эмале, мускул һәм сөяк тукымасына зыян килә.

Эчә торган суда организмга кирәкле магний һәм цинк булырга тиеш. Мондый суны гади суүткәргеч торбадан алып, фильтр аша уздырып эчәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар