Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шереметьево аэропортында ягулык сала торган машина самолетка бәрелгән

Аэробус Сочига рейска әзерләнә торган булган.

news_top_970_100
Шереметьево аэропортында ягулык сала торган машина самолетка бәрелгән
https://vk.com/club79367238

Бүген, 1 август иртәсендә, Мәскәүдә Шереметьево аэропортында туктап торган Airbus A321 самолетына ягулык сала торган машина килеп бәрелгән. Бу турыда «Вести» каналы ашыгыч ярдәм хезмәтендәге чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл вакытында самолет бортында кешеләр булмаган. Airbus самолетының борыны җимерелгән. Әлеге хәл Шереметьево аэропорты эшчәнлегенә йогынты ясамаган. Ул гадәттәге режимда эшли.

Авария вакытында аэропорт хезмәткәре имгәнгән. Аңа медицина ярдәме күрсәткәннәр. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Шереметьевода тикшерүчеләр эшли. Якынча версия буенча, ягулык сала торган машина Мәскәү-Сочи рейсына әзерләгән самолетка бәрелгән, диелә хәбәрдә.

Бүген, 1 августта, Россия һәм чит илләр арасында халыкара очышлар кабат башланды. Внуково аэропортыннан Истанбул шәһәренә беренче рейс китте.

Бензовоз машинасы самолетка бәрелгән мизгелне шаһитлар фотога төшереп алган. Сурәтләр социаль челтәрдә «Страница новостей» паблигында чыкты. Кадрлардан күренгәнчә, йөк машинасының түбәсе җимерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100