Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өшеп үлсен өчен, машина астына куйдым». Күп балалы ана өч көнлек улын чыгарып аткан

Мәктәпкә баручы үсмер машина астында сәер тавышлар ишетә һәм сумка эчендәге нәни малайны күреп ала.

news_top_970_100
«Өшеп үлсен өчен, машина астына куйдым». Күп балалы ана өч көнлек улын чыгарып аткан

Мәскәүдә күп балалы Вусала Г.ны тоткарлаганнар. 38 яшьлек хатын яңа туган улын үтерергә маташкан. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

9 мартта Люблино метросы тирәсендә бер йорт ишегалдында сумкага салынган сабый табыла. Аны мәктәпкә ашыгучы үсмер күреп ала. Ул машина астында ниндидер тавыш ишетүен, сумканы тартып чыгаруын әйтә. Үсмер вакытында өлгерә — сумкадагы сабыйны табиблар коткара.

Хәзер сабыйның анасын тотканнар. «Мин нарасыйны машина астына куйдым. Беркем дә күрмәсен, ул салкында акрын гына үзе үлсен өчен», — ди бу хатын.

Вусала Азәрбайҗанда туып-үскән. Берничә ел элек Мәскәүгә күченгән. Арендаланган фатирда ире, 13 яшьлек улы белән яши. Соңгы баласы шушы ирдән. Ләкин ир салгалый башлаган, шуңа күрә алар аерылышкан. Март башында Вусала Петербургка туганнарына кунакка бара, шунда бала тудыра.

Аннары ул Мәскәүгә кайта. Хатын сабыйны Мәскәүдә ташлап калдыра. Нарасыйның кулында бала тудыру йортында бирелгән биркасы да була. Ул 6 мартта туган, сабыйга өч көн дә тулып өлгермәгән булган.

Соңрак ачыкланганча, бу хатынның тагын ике улы бар. «8 һәм 17 яшьлек ике баласы әбиләре белән башка илдә яши», диелә хәбәрдә.

Суд Вусаланы ике елга сак астына алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100