"Өшегәнсең, Гөлсирин": Гөлсирин Абдуллина шушы салкында су коена - фото
Салкыннан күшеккән җырчы фотолары социаль челтәрдә чыкты.
Гөлсирин Абдуллина яңа клип төшерә башлаган. Кадрларны төшерү вакытындагы сурәтләрен инстаграмга ул үзе куйды.
«Съемкалар әйбәт булсын өчен, су салкын дип тормыйбыз», — дип язган ул.
Фотоларга карагач ук, тәннәр чемердәп китә. Гөлсириннең суыктан куырылган йөзе, тәненә карап, «салкын тидермәсә ярар иде», дип уйлап куясың.
Инстачылар да «Суык тия бит, чык судан», «Өшегәнсең, Гөлсирин» дип язып калдырганнар.