Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шайтан, ямьсез син!" Ләйсән Гыймаеваны кем кимсеткән?

“Кешенең тышкы кыяфәтеннән көлергә ярамаганлыгын кечкенәдән әйтеп үстерделәр”. Җырчы Ләйсән Гыймаева үзенең “Instagram” битендә үзенә карата начар сүзләр “яудырган” хатын турында язган.

news_top_970_100
"Шайтан, ямьсез син!" Ләйсән Гыймаеваны кем кимсеткән?

“Шайтан ямьсез син”, “Баткан күз” – әлеге сүзләрне Ләйсән Гыймаевага Гөлшат Сәетова дигән кеше язган. Ләйсән бу хакта үзенең “Instagram” битендә хәбәр итте. Без Ләйсәннең үзе белән сөйләштек.

- Ләйсән, сиңа шундый сүзләр язган кеше белән син танышмы?

- Бу хәлгә тап булгач, бәлки танышым дип уйлап, аның шәхси битенә кереп карадым. Кем белгән, бәлки минем аңа берәр начарлыгым тигәндер, һәм ул, миңа ачу саклап, язадыр. Шулай да мин әлеге кеше белән таныш түгел.

- Кызларыгыз әлеге комментарийларны укыймы?

- Таңсылу укый, аның да “Instagram”ы бар. Ул бала булгач, йөрәгенә якын ала. Игътибар итмәскә өйрәтәм. Гел уңай сүзләр генә язмыйлар инде, төрлеләре була.

- Үзегез йөрәгегезгә якын аласызмы?

- Мин дә таш йөрәкле түгел, әлбәттә, төрле чаклар була. Монысы тагы да борчыды. Тезгән генә бит, бер сүз белән чикләнмәгән.

- Сез әлеге сүзләргә җавап яздыгызмы?

- “Рәхмәт”, - дип яздым. Ул бары тик укыды, җавап бирмәде.

- Кем икәнен яздылармы?

- Әйе, аны таныдылар. Тәрбиясез гаиләдән икәнен әйттеләр.

- Сез аны “бан”га аттыгызмы?

- Әйе, әлбәттә. Әгәр дә мин аңа ошамыйм икән, нишләп ул минем фотоларымны карый икән?!

- Бу типтагы комментарийлар еш киләме?

- Булгалый, бары тик игътибар итмәскә тырышам. Һәр кешенең үз мәшәкате инде. 

  • Сүз уңаеннан: Ләйсән үзен кимсетеп язган сүзләрне инстаграмында калдырган. Без Ләйсәннән кимсетеп язган сүзләрне язарга ярыймы-юкмы дип рөхсәт сорадык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100