Шаяннар һәм тапкырлар клубы йолдызы Рамил Агдеев Мөнир Рахмаевның яңа клибын мактый
Рамилнең Казан кафеларының берсендә тамашачыларга мөрәҗәгать иткән видеосы социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда тарала. "Ә сез Мөнир Рахмаевның яңа клибын күрдегезме?" дигән сорауга тамашачылар көлә башлый.

- Гомумән, бу арада җырчының борчулы чагы - аның мошенниклар тозагына эләккәнен "Интертат" язган иде. Мөнир үзе аңлатканча, мошенниклар аны интим видео белән шантажлый: алар интим видеоны Мөнирнең ВКонтактедагы дусларына тарату белән янап, җырчыдан 10 мең сум акча сорый. Видеоны караган кешеләр аны болай тасвирлый: видеода Мөнир Рахмаевка охшаган ир-ат видеочат аша шәрә кызга карап интим хәрәкәтләр ясый. Кыз ир-атны ымсындыра, алар виртуаль рәвештә бер-берсен назлый. Мөнир мошенникларга акча күчермәгән, ә аның исемен пычраткан видео социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда тарала. Мөнир бу видеога төшүен кире кага, ул видео монтаж ярдәмендә эшләнгән, ди.
Шуңа да Рамил Агдеевның нинди клип турында сөйләгәне һәм тамашачыларның нәрсәдән көлүе аңлашылып бетми. "Сез Мөнир Рахмаевның яңа клибын күрдегезме? Менә, ниһаять, яхшы, кызык клип төшерде! Бик шәп аның клибы. Актерлык осталыгы! Икенче пландагы роль! Кызны күрдегезме? Татар кызы түгел икәне күренә, әйеме? Һәм иң яхшы әйбер бу клипта - ул, әлбәттә, монтаж! Профессиональ монтаж, дуслар. Мөнир, дустым, без сиңа ышанабыз: ул әлбәттә монтаж!", - дип сөйли Агдеев. Ул сөйләгәндә, тамашачылар әледән-әле көлә.