Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Шаян ТВ” алып баручысы Эльдарның сорауларына Татарстан Президенты ни дип җавап бирде?

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, узып елга йомгак ясау уңаеннан, Татарстан һәм федераль газета-журналларның, интернет-басмаларның журналистларын җыйды. Очрашуда “Шаян ТВ” балалар алып баручысы Эльдар Гыйниятов та бар иде. Ул олы коллегалары янында үзен бик иркен тотты, тамчы да каушамыйча, Президентка сорауларын бирде. Без Эльдарның сорауларын һәм Рөстәм Миңнехановның җавапларын язып алдык.

news_top_970_100
“Шаян ТВ” алып баручысы Эльдарның сорауларына Татарстан Президенты ни дип җавап бирде?

- Әниегез пешерә торган иң тәмле ризык нинди? – дип сорады Эльдар.

- Бала чакта ашаган бөтен ризык та иң тәмлесе. Әни пешергән һәр нәрсә – ашмы, бәлешме, кыздырган бәрәңгеме – барысы да иң тәмлесе. Безнең әни ипи дә пешерә иде. Ризыкны әни кебек бүтән бер кеше дә пешерә алмый. Аның коймагы да, ашы да, башка ризыклары да икенче төрле. Шуңа күрә ниндидер бер ризыкны атый алмыйм. Әле хәзер дә, әни янына кайткач, шундый аш булсын иде дип, искә алам.

- Рөстәм Нургалиевич, минем, үскәч, президент буласым килә. Президент булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Аның өчен күп җирләрдә төрле эшләрне эшләп карарга кирәк. Тормышны белергә кирәк. Кешеләр белән аралаша белергә кирәк. Менә синең телевидениедә эшләвең бик яхшы, чөнки син кеше алдында чыгыш ясыйсың.

Алгарак кара. Җитәкче булырга тырыш. Бер урында озак эшләмә, 3-4 ел эшлә дә, икенче эш кара үзеңә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100