Шаян караклар (Айдар Гаффаров, «Чаян» журналы)
Һич аңлый алмыйм: киоскларда тулып яткан «Шаяртулар банкы»ның сувенир акчалары кемнәр өчен сатыла икән? Сатучылар булып уйнаучы балалар өченме? Әллә 1 апрель көнне дусларыннан көләргә яратучы шаяннар өченме? Бәлки, алар кыл да кыймылдатмыйча гына баета торган лотерея рекламасы өчендер?
Очраклар моның белән генә чикләнсә, бер хәл булыр иде. Кызганыч, бу шикле сувенирларны үзләренең «шаяртулары» өчен шома егет-кызлар кулланылышка алган. Һәм аларның хәйләсенә беренче булып, гадәттәгечә, беркатлы картлар барып капкан.
Яңгырлы көзге кичтә 76 яшьлек Р. фатирына, үзен социаль хезмәткәр дип атап, бер ханым килеп кергән. Ул өлкән яшьтәге гражданнарның пенсиясенә берәр мең сум өстәмә тиеш, дип белдергән һәм шатлыгыннан нишләргә белмәгән хуҗабикәдән 5 меңлек акчадан сдача сораган. Ул чыгып киткәч кенә пенсионер хатын кулында «Шаяртулар банкы» билеты икәнен абайлап алган.
Тагын бер хәл. Урамда 82 яшьлек В.га затлы кыяфәтле бер ир эре акча алыштырып бирүне үтенеп мөрәҗәгать иткән. Пенсионердан ун мең сум алып, аңа ике «биш меңлек» тоттырган. Хатын өенә кайтып кергәч кенә алданганлыгын аңлап алган һәм полициягә шалтыраткан. Мошенникны эзләү әлегә кадәр дәвам итә…
Әмма «сувенир акча»дан зыян күрүчеләр картлар белән генә чикләнми. Мошенниклар кармагына кибет сатучылары да каба. Игътибарсыз таксистлар да эләгеп куя. Һәм бу бәла хәтта… ришвәтчеләрне дә читләтеп үтми. Идел буе калаларының берсендә чиновникка шундый билетлар белән зур сумма биргәннәр. Бичара полициягә мөрәҗәгать итәр микән — монысы билгеле түгел…
Бу хәлләрнең барысы да, беренче чиратта, кеше сыйфатлары — беркатлылык, ашыгучанлык һәм игътибарсызлык белән бәйле. Моның икенче ягы гаҗәп — мошенниклар хәтта замана техникасын — банкоматларны да «төп башына утырталар». Мәсәлән, күптән түгел алар билгеле Мәскәү банкы банкоматын сувенир акча белән «сыйлаганнар». Техника могҗизасы 600 мең сумлык кәгазь кисәкләрен һич каршы килмичә кабул иткән һәм аларны банк карталарына күчергән. Ә ул карталардан чын акча алу инде катлаулы булмагандыр. Һәм мондый хәлләр җитәрлек. Аның ысуллары һәм алар белән бәйле «файдалы киңәшләр» Интернетта тулып ята. Тик шулай да сорау туа — аларны тормышка ашыру ничек мөмкин соң?
«Жуликлар, мөгаен, купюраларның сыйфатын җентекләп тикшерми торган иске аппаратлар берән эш иткәннәрдер, — дип аңлатты моны таныш банк иминлеге хезмәткәре. — Банкоматлар челтәре күптән барлыкка килгән һәм тулысынча яңартылып җитмәгән. Иске машиналарда нинди дә булса датчикның эштән чыккан булуы бик мөмкин…»
Әмма җансыз тимердән җанлы кешеләргә кайтыйк. Шаярту билетларын нәтиҗәле файлалану буенча рекордны «Открытие» банкының элекке Казан бүлеге башлыгы Олег Полях куйган. Ул алар ярдәмендә банктан 230 миллион сум шудырткан. Хәзер мошенник директор шаяртудан ерак торган кырыс суд карарын көтеп утыра.
Тагын ике миллионны Мәскәүдә тикшерү бүлеге кабинетында торган сейфтан алып киткәннәр. Бу акча җинаять эше буенча шик астына эләккән берәүдән алып торган булган. Билгесез бәндә, кабинетта беркем дә булмаудан файдаланып, сейфны бушаткан һәм анда әлеге дә баягы шаярту билетлары калдырып чыгып киткән. Тикшерүчеләр хәзер моны кем эшләгәнен ачыклау белән шөгыльләнәләр. Ә шик астындагы бичара, өстәвенә, матди зыян да күргән…
Бүген мондый «шаярту»ларга чик куярга кирәген депутатларга кадәр барысы да аңлый бугай инде. Әйтергә кирәк, Үзәк банк «параллель валюта»ны тыярга тырышып карады инде, ләкин моннан берни дә барып чыкмады. Гаҗәп хәл, тик «Шаяртулар банкы» «Центробанк»тан куәтлерәк булып чыкты…
Күптән түгел чираттагы тапкыр «шаян конкурент»ны урынына утыртырга талпынып карадылар. Үзәк банк дәүләт акчаларыннан мошенниклар файдалана ала торган күчермәләр ясауны тыю турында тәкъдим белән чыкты. Эльвира Нәбиуллина бу юлы «сувенирлар кибетен» яба алырмы? Кем әйтмешли, карап карарбыз…
Фельетон «Чаян» журналыннан алынды.