Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шауламагыз»: Укытучы балаларның авызын скотч белән ябыштырып куйган

Яңа ысул кулланган укытучы, җәнҗал чыккач, больничныйга китеп барган.

news_top_970_100
«Шауламагыз»: Укытучы балаларның авызын скотч белән ябыштырып куйган
https://pixabay.com/

Волжск шәһәрендәге бер мәктәптә укытучы балаларны тынычландыру өчен үз алымын куллана. Ул укучыларның авызын скотч белән ябыштырып куя. Бу турыда биредәге матбугат чараларына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Хәзерге вакытта мәктәптә тикшерү эшләре бара.

«Блокнот Волжский» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, вакыйга 37 номерлы мәктәптә була. Укытучы балаларның шаулашып утыруына ачулана. Ул укучыларны алдан ук кисәтеп тә куя. Бераз гына тавыш чыкса да, авызларын скотч белән ябыштыру белән яный. Шулай итеп ул янавын тормышка да ашыра — укучыларның авызын скотчы белән томалап куя. Балигъ булмаган балалар исә бу турыда ата-аналарына сөйләп бирә.

Шәһәр мэриясе хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйгадан соң тикшерү эшләре бара. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күреләчәк.

«360» каналы хәбәр иткәнчә, мәктәптә дә бу мәгълүматны раслаганнар. Укытучы үзе больничныйга киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100