news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шатлыгым эчемә сыймый» — Салават Фәтхетдиновны улы сөендергән

Җырчының улы Рөстәм ралли кросс буенча Россия чемпионатында өченче урын яулаган.

news_top
«Шатлыгым эчемә сыймый» — Салават Фәтхетдиновны улы сөендергән
Салават Камалетдинов

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Фәтхетдинов ралли-кросс буенча Россия чемпионатының өченче этабында өченче урын яулаган. Узышлар Санкт-Петербург шәһәрендә үткән.

«16 позициядән пьедесталга күтәрелде. Ул финалда. Шатлыгым эчемә сыймый», — дип яза Салават Фәтхетдинов инстаграмга.

Җырчыны сәхнәдәшләре һәм инстадуслары тәбрикли. «Татарның алдынгы спортчысы, йөзек кашы», «Улыгыз бик тырыш, сезгә охшаган. Чын герой. Сезнең белән без дә сөенәбез», «Чын йөрәктән котлыйбыз, Салават абый», «Исән-сау, хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын», — дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар