Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шатланып эшләп маташалар» - Әлмәттә яшәүчеләр күмәкләшеп кар көрәргә чыккан

Бер төркем мондый очракта ярдәм итүне хуп күрсә, үрнәк итеп санаса, ә икенчесе исә коммуналь хезмәтләрнең эше дип саный.

news_top_970_100
«Шатланып эшләп маташалар» - Әлмәттә яшәүчеләр күмәкләшеп кар көрәргә чыккан
https://pixabay.com

Быел кышкы буран кешеләрне берләштерде, чөнки ишегалдын чиста тоту өчен җаваплы кешеләр генә өлгерә алмый. Ә ишегалдына машина белән керергә кирәк. Һәр гаиләдә 2-3 машина булуын да исәпкә алсаң, ишегалдында ирле-хатынлы машина белән батып, казынып ятып кичке ашсыз да калырга мөмкин.

«Татарстан хәбәрләре» аккаунтында хәбәр ителгәнчә, Әлмәт районы Тынычлык урамы, 11нче йортта яшәүчеләр җомга көнне ял итәргә ашыкмаган. Бу йортта яшәүчеләр күмәкләшеп ишегалдын чистартырга чыккан. Ялларда эшкә чыгарга мәҗбүр булган ишегалдын чистартучыга җиңелгә туры киләчәк.

Инстачылар бу очракта һәрвакыт икегә бүленә. Бер төркем мондый очракта ярдәм итүне хуп күрсә, үрнәк итеп санаса, ә икенчесе исә коммуналь хезмәтләрнең эше дип саный.

«Эшчән, кешелекле кешеләргә каравы күңелле. Элеккеге өмәләр искә төште. Балаларга үрнәк»;

«Карарга күңелле, машина куярга үзләренә урын була инде»;

«Авылда көн саен шушы хәл. Салым тулибез, юлларны чистарталар, ә капка төпләре үзебезгә кала, безгә — физкультура»;

«Аллаһ биргән карны, кемдер чистартуын көтеп яту килешми», — дип бер төркем хуплаган.

«Бер караганда кешеләр молодецлар. Ә менә сез коммуналь хезмәтләр өчен түли алмаганда, алар сезнең өчен түләмәячәк»;

«Акыллы гамәл түгел. Без чистартсыннар өчен салым түлибез, ә нишләп чистартмыйлар. Ә нишләп чистартсыннар, коллар үзләре чистарта бит»;

«Шатланып эшләп маташалар. Менә шулай өйрәтеп бетерәсез дә, аннары бөтенләй чистартмаячаклар. Үзегез дә булдырасыз диячәкләр бит. Шул вакытта да чыгу юлын табарлар дип ышанам», — дип комментарий язучыларның да тарафдарлары бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100