Шашлык пешергәндә төп хата нинди?
Итне йогуртта һәм кетчупта маринадлаганда сак булырга кирәк.
Шашлыкка дигән итне ике сәгатьтә маринадлап була дип уйлау, ялгыш фикер. Бу хакта пешекче Петр Пахомовка сылтама белән РИА Новости яза.
Ул маринад өчен суган һәм тоз кулланырга киңәш итә. Петр Пахомов сүзләренчә, суганны боҗралап шампурга эләргә түгел, ә согы чыкканчы изәргә һәм иткә кушарга кирәк.
Повар, шулай ук итне йогуртта һәм кетчупта маринадлаганда сак булырга киңәш итте, чөнки аларда шикәр күп. Пахомов фикеренчә, мондый маринадта шашлыкның тышы көеп пешергә, ә эче чи калырга мөмкин, чөнки шикәр бик тиз яна.