news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шашлык пешергәндә ике егеткә ут капкан

Шашлык пешергәндә ике егеткә ут капкан

news_top
Шашлык пешергәндә ике егеткә ут капкан
Ленинград өлкәсендә шашлык пешергәндә ике егеткә ут капкан. Алар бик каты пешкән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

8 майда Ленинград өлкәсенең Романовка бистәсендә яшьләр шашлык пешерә. Кичке якта пикник кызган бер мизгелдә ике егет өстенә янучан сыеклык түгелә. Шуннан соң бу кешеләргә ут каба.

Егетләрнең тәне, башы, аяк-куллары пешеп беткән. Алар хәзерге вакытта хастаханәдә, бик авыр хәлдә яталар, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар