Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шарлотка (рецепт)

Шарлотка –иң гади һәм иң популяр татлы камыр ризыгы. Өйдә алма, корица исе чыгарып кәефне күтәрик әле.

news_top_970_100
Шарлотка (рецепт)

Камыр өчен: 200 мл кефир, 1 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 100 мл үсемлек мае, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч, 2 йомырка.

Эчлек өчен: ике алма (күбрәк тә салырга мөмкин, катырылган алма булса да ярый), 0,5 чәй кашыгы корица. Бизәү өчен - шикәр оны.

Камырның яртысын майланган табага агызырга, алма тезеп чыгарга, корица сибәргә, калган камырны өстенә агызырга һәм мичкә озатырга.

Шарлотканың әзерлеген шырпы кадап белергә мөмкин, шырпыга камыр ябышмаса, әзер дигән сүз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100