news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шарлавык янында селфи ясарга маташкан егет һәлак булган мизгел видеога эләккән

Фаҗигане күреп торган кешеләр егеткә ярдәм итә алмаган.

news_top
Шарлавык янында селфи ясарга маташкан егет һәлак булган мизгел видеога эләккән

Узган елның 30 декабрендә Һиндстанның Орисса штатындагы шарлавык янында фаҗига була. Аны шаһитлар видеога төшереп ала. Бу турыда «Вести» каналы Hindustan Times басмасына сылтама белән хәбәр итте. 

Бер егет шарлавык янында селфи ясарга маташа. Ул ташлар өстендә басып тора. Ләкин бер мизгелдә тигезлеген югалта һәм суга егылып төшә.

Егет ярга йөзеп чыга алмый. Якында булган кешеләр дә һәлак була башлаган егеткә ярдәм итә алмый.

Шулай итеп егет үлә. Аның мәетен коткаручылар эзли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар