«Shanu» чуваш төркеме җитәкчесе Вера: «Чуваш – татар мәдәниятләре берләшкән урында үстем»
«Shanu» – этно-джаз юнәлешендә иҗат итүче, төрле мәдәниятләрне берләштергән чуваш төркеме. Казанда бу юнәлеш әле үсеп кенә килә. Moscow Jazz Festival джаз фестивалендә төркем югары бәя алып өлгерде. «Интертат» чуваш, татар, болгар, чегән телләрендә чыгыш ясаган уникаль төркемнең җитәкчесе Вера Кожеманова белән сөйләште.
«Җырның көен нигез итеп алабыз һәм аны үзебезчә эшкәртәбез»
– Вера, төркемнең исеме җисеменә туры килгән икән. Татарстанда чуваш мәдәниятен танытучы төркемнең тарихы ничек башланды?
– Shanu – чуваш теленнән һәм татар теленнән – «вера», ягъни «ышану» дип тәрҗемә ителә. Барыбыз да бу исемне ошатты. Исем уйлап баш ватмадык.
Төркемебез Казанда оешты, чөнки барыбыз да диярлек Татарстанда туып үстек. Андрей Казанцев – бәрмә уен коралында уйнаучы музыкантыбыз гына Урал якларыннан, фамилиясе дә аның Казанга якын булганы турында «кычкырып» тора. Мин үзем Аксубай районы Беловка авылында тудым.
«Shanu» төркеме 2018 елда оешты. «Иптәшләр, әйдәгез җыелыйк та, төркем булып оешабыз!» – дигән сүз булмады. Баштан мин аранжировка ясаучы Дима белән таныштым. Аның белән уртак проектлар ясый башладык. Бу этапта әле төркемнең стиле, юнәлеше дә формалашмаган иде. Нәрсә эшләгәнебезне аңламадык. Композицияләр тугач, «Ә бу нәрсәгә охшаган соң?» дип, юнәлешебезне билгеләдек. Этно-джаз юнәлешендә иҗат итәргә булдык. Беребезнең дә джаз юнәлеше буенча югары белеме юк (академик юнәлештә генә югары белем алдык), әмма джаз бөтенебезне дә җәлеп итте. Джаз юнәлешендә иҗат итеп, этно төркем буларак оештык. Төркемебезнең нигезен джаз тәшкил итә, «этно» – безгә якын булган музыка бизәге.
Милләтем буенча мин – чуваш кызы, шунлыктан, чуваш милли мотивларын өйрәнергә булдым. Диманың нәселендә көньяк-славян тамырлары бар, шуңа күрә «Shanu» композицияләрендә балкан мелизматикасы күп.
– Музыкантларны ничек тупладыгыз? «Shanu»га фикердәшләр тупландымы?
– Дима белән танышканнан соң, ул: «Җитди әйберләр эшлисебез килсә, барабанчы кирәк булыр», – диде. Шулай итеп, әкренләп, төркем тупланды. Хәзерге вакыттагы состав: Дмитрий Лысов, Андрей Казанцев (барабанчы), Арслан Сәйфи (скрипкачы), Дмитрий Соломатин һәм мин. Безнең төркемдә мин генә чуваш милләтеннән.
– Репертуарыгыз нинди?
– Репертуарыбызда, нигездә, халык җырлары. Беренче альбомыбыз чуваш теленә, чуваш халык көйләренә багышланган иде. Без җырның көен нигез итеп алабыз һәм аны үзебезчә эшкәртәбез: кайбер очракта көй танымаслык дәрәҗәдә үзгәрә ала. Джаз музыкасында бу күренеш – норма. Джаз нормалары шундый: баштан вокалист җырның төп нөсхәсен башкара, аннан соң аны шул ук моментта үзе теләгәнчә үзгәртеп җырлый. Бу – алдан уйлап куелган үзгәреш түгел, музыкантлар җырның көен, ритмын, гармониясен, аранжировкасын хәзерге минутта, секундта үзгәртеп башкара. Бик күп чуваш җырлары белән шундый эксперимент ясап карадык. Кайберләрен танырлык та түгел.
Үз-үзебезгә җырларны үзгәртеп башкарырга рөхсәт бирдек.
– Халык җырларын үзгәртеп башкаруны кабул итмәскә дә мөмкиннәр. Тәнкыйтьлиләрме?
– Тамашачыларны ике төргә бүлеп булыр иде: безнең музыканы аңлаучыларга, яратып тыңлаучыларга һәм тәнкыйтьләүчеләргә. Безнең аудиториядә «Shanu» төркеме композицияләрен яратып тыңлаучылар тупланган. Борынгы мирасны яңарту өчен, аны заманчалаштырып тәкъдим итәргә кирәк, ул очракта яшьләрнең дә халык иҗатына кызыксынуы уяныр, диючеләр бар. Халык җырын оригиналда, гадәттә, фольклор коллективлар башкара. Музыка мәдәниятендә ул – бик тә кирәкле юнәлеш, шушы коллективлар халык авыз иҗатын ничек бар, шулай саклап калу белән шөгыльләнә.
Без исә халык җырларын үзебезчә яңадан үзгәртеп тәкъдим итәбез. Халык җырлары ул – тузан җыеп яткан музей экспонаты түгел. Яшьләргә ул кызыклы булмаса, бу җырларны 100 елдан соң беркем дә башкармаячак.
Әйе, халык җырларын үзгәртеп башкаруыбызга бәйләнүчеләр табыла.
Җырларның төп нөсхәсен тыңлап үскән өлкән буын бар, алар безнең үзгәртеп җырлавыбызга куркып карый. Аларны да аңлап була. Дөрес яки дөрес түгел эшлибез дип әйтә алмыйм, күңелебез ничек тели – шулай эшлибез. Сүз дә юк, тамашачыларның башкача уйлау хокукы бар. Иң мөһиме – җырның асылын югалтмау. Әгәр ул яшьлек, энергия, тормыш турында икән, аранжировка бу урыннарны көчәйтеп, басым ясап күрсәтә икән, моның нинди начарлыгы бар? Әйтик, XVII гасырда иҗат ителгән көйне шул чорның кешесе ничек тойган, шулай башкарган. Хәзер исә мин халык җырын үземчә башкарам. Чөнки мин хәзерге заманда яшим, мин башкача тоям. «Tаran Var» («Таран вар») җыры – шундыйлардан.
Мәсәлән, олылар өчен язылган бишек җыры бар. Аны берничек тә күңелле көйләр, такмаклар өстәп, эшкәртеп булмый.
Җырны эшкәртергә алынганчы, мин аның тарихын, эчтәлеген сөйлим, тәрҗемә итәм. Билгеле бер бәйрәмнәрдә генә җырлана торган җырлар булган, яки яшьләр генә җырлый торган җырлар булган, мәсәлән. Шуңа күрә, шушы нечкәлекләрне белеп, без җырны баетырга тырышабыз.
– Начар тәнкыйтьне кабул итәсезме?
– Тәнкыйтьне, җырлый башлаганда, Чувашия якларыннан ишеткән булды. Бер поп-музыка паблигында безнең язманы урнаштыргач, «җырны бозгансыз» дип тәнкыйтьләп атканнар иде. Андый тәнкыйтькә нормаль карыйм, мин аларны аңлыйм да, чөнки шундый кешеләр арасында үстем мин. Минем балачактан ук музыкаль зәвыгым формалашты, әмма зәвыкны тәрбияләү белән шөгыльләнмисең икән, ул үсеш кичерә алмый. Гадәткә кертмисең икән, һаман бер урында утырып калачаксың.
«Чуваш һәм татар мәдәниятләре берләшкән урында үстем»
– Җырларның тарихын кайдан беләсез? Үзегезнең фольклор экспедицияләрдә катнашкан булмадымы?
– Чувашиядә Элтияр Александров дигән фольклорчы дустыбыз бар. Чувашиянең музыка көллиятен тәмамлаган, бүгенге көндә фәнни хезмәткәр булып эшли, фәнни эзләнүләрдә катнаша. Мин аны яхшы белгеч дип бәялим, үз вакытында ул безгә бик күп фольклор материаллары бирде. Һәр материалны энәсеннән алып җебенә кадәр аңлата, сөйли. Бездә булган музыкаль репертуар – Элтияр тәкъдим иткән материаллар. Чөнки мин Чувашиянең үзәгендә яшәмим, чуваш мәдәниятеннән бераз читләшкәнмен, көн саен чуваш театрларына, концертларына йөрмим, бөтен нечкәлекләрне дә белеп бетермим. Чуваш һәм татар мәдәниятләре берләшкән урында үстем. Тирә-якта татар авыллары урнашкан, әти-әнием дә татарча белә. Чуваш мохитендә генә үстем, дип әйтә алмыйм.
Әти-әнием гаиләдә чуваш телендә генә сөйләште, туган телне балачактан ук сеңдерделәр. 5-6 яшемдә генә русча сөйләшә башладым. Әти-әнием – мәдәният йорты хезмәткәрләре. Балалар бакчасына йөргәндә үк иҗат белән шөгыльләндем, сәхнәдә эшләргә өйрәндем, чыгыш ясадым. Мәктәпне тәмамланганчыга кадәр сәхнәдән төшмәдем.
Бәхетле балачак булды минем. Гаиләдә без 5 бала. Мин – дүртенчесе. Без үскәндә бар нәрсә дә бар иде, әти-әниләребез дә безнең көйне көйләргә тырышты. «Shanu» төркемендәге музыкантларның барысы да, миннән кала, музыка мәктәбендә укыган. Әмма мин, авылда үскән кеше буларак, табигатькә якын булдым. Ниндидер бер аерым табигать күренешләре миңа йогынты ясый иде. Хәтерлим: урманга барганда туктап, тыңлап, тирә-якка карап, сокланып тора идем. Игътибарлы булганмын, үземә сеңдереп барганмын, күрәсең.
Кечкенә чагымнан ук халык авыз иҗатын тыңлап үстем, шуңа күрә мин аның нәрсә икәненә төшенгән идем инде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Түбән Камада музыка училищесында, Казанда дәүләт университетының музыка факультетында укыдым. Менә шул вакытта үзем дә халык иҗаты белән кызыксына башладым.
Чуваш бәйрәмнәрен бик яхшы беләм, ләкин йолаларын белеп бетермим. Чөнки православ динен тоткан чувашларның йолалары ул кадәр үк күп түгел, ә мәҗүсилек динендә булган чувашларның йолалары күптөрле. Аны театрга барып караган кебек карыйсың. Әйтик, алладан яңгыр сорау йоласы, чувашларның мәҗүсилек мәдәнияте – үзенә бер кызыклы дөнья.
– Тормыш юлыгызга кире әйләнеп кайтыйк әле. Димәк, Сез музыка юнәлешен сайлагансыз. Шул өлкәдә эшләгән әти-әниләр балаларын башка юлдан җибәрергә тырыша...
– Алар гаҗәпкә калмады. Бу – алар өчен көтелмәгән хәл булмады. Югары уку йортына кергәндә башкаручы-солист буларак таныласы килде. Балачагымнан ук артист буласы килү теләге бар иде миндә. Хәтта уйнаганда да үземне интервью бирүче кеше буларак күзаллап уйный идем (көлә). Укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнмим, үземне бу өлкәдә күрмим. Бөтен кеше дә укыта алмый бит.
«Үз юнәлешебездә популяр буласы килә, ә поп-музыка юнәлешендә популяр булырга теләк юк»
– Һәр башкаручының популяр буласы килә. Төркемегезне ничек таныта алдыгыз?
– Поп-башкаручылар кебек популяр була алмаячакбыз, чөнки без сайлаган юнәлеш – этно-джаз, ул – бик тар юнәлеш. Төрле яклап популяр булырга мөмкин. Үз юнәлешебездә популяр буласы килә, ә поп-музыка юнәлешендә популяр булырга теләк юк. Без барыбыз да – югары уку йортын тәмамлаган музыка белгечләре. Үз-үзебезгә: «Без яхшы музыкантлар булырга тиеш», – дигән максат куябыз. Төркемнең киләчәге аның популяр булуыннан тора, берсүзсез. Безгә Yummy Music лейблы ярдәм итә, ул – альтернатив музыкага нигезләнгән беренче татар лейблы. Сүз уңаеннан, безнең репертуарда да берничә татар җырлары бар. Гомумән алганда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «республикада милләтара дуслыкны үстерү» дигән стратегиясе бик уңышлы. Без барыбыз да моны тоябыз, һәм бу – бик әйбәт. Релизларны чыгаруда, концертларны оештыруда безгә теләктәшлек белдергәннәре өчен рәхмәтлебез. Чыгыш ясый башлаган артистлар өчен бу – бик кадерле.
– Сезнең чыгышларны кайдан күрергә була? Репертуарыгыз тулыланып торамы?
– Репертуарыбызда, нигездә, композицияләр чуваш телендә. Әйтеп узганымча, Диманың нәселендә көньяк-славян тамырлары бар, шуңа күрә балкан, чегән, болгар (Болгария халкы) җырларын яздырдык. Татарча ике җырыбыз бар, ул җырларның оригиналы чуваш телендә, без аны татарчага тәрҗемә итеп җырларга булдык. Татарча халык җырларын эшкәртергәме яисә үзебезгә татарча җыр язаргамы – әле бу турыда уйлап бетермәдек.
Татарча җыр башкару авырлык тудырмады, чөнки татар сөйләме колакка сеңгән. Чегән җырын да башкару авыр булмады. Ул фонетик яктан авыр түгел. Болгарча да җырлап булды, чөнки бу – француз, инглиз телләре түгел. Җырчылар өчен француз, инглиз теле – башкару өчен иң катлаулы тел. Аерым репетиторлар ялларга туры килмәде. Ул телләрдә тагын җырлар яздыру минем өчен проблема булмаячак.
Төрле телләрдә җырлауга уңай карыйм. Вокалистка яңа телдә җырлау, яңа телне өйрәнү кызык. Яңа телдә башкару – җырга да, музыка стиленә дә йогынты ясый.
19 июльдә Пушкин урамындагы Rockstar Barда чыгыш ясарга планлаштырабыз. Джаз төркем буларак, без джаз музыканы да уйнаячакбыз. Бу – популяр джаз җырлары инде. Программада джаз традицияләренә хас булган музыка да яңгыраячак.
Күптән түгел Мәскәүдә джаз фестивалендә II Бөтенроссия күләмендәге яшьләрнең джаз коллективлары җиңүчеләре буларак чыгыш ясадык. Онлайн конкурста бөтен ил буенча 100 коллективны фестивальдә катнашу өчен сайлап алдылар. Без Мәскәү үзәгендә ЦУМ каршындагы мәйданчыкта чыгыш ясадык. Кояшлы матур көн иде ул. Фестивальдә чуваш һәм чегән телләрендә җырладык. Шунысы кызык: мәскәүлеләр джаз музыкасы культурасын белә, һәм алар һәр сольный номердан соң алкышлый. Казандагы тыңлаучылар арасында андый кешеләр бик сирәк. Мәскәүдә тамашачылар арасында өлкән буын бик күп килгән иде, шулай ук бик гаҗәпләндек.
Moscow Jazz Festival джаз фестивале турында: «Мәскәүлеләр безне чит ил кешеләре кебек кабул итте»
– Этно-джаз Казанда үсеш алмаган. Казанда бу юнәлешнең үз тыңлаучысы булырмы?
– Бу юнәлеш берничә дистә елдан артык элек барлыкка килгән. Казанда ул әле яңа гына үсеш алды, шунлыктан этно-джазны тыңлаучы тамашачылар да, Мәскәү белән чагыштырганда, күпкә аз. Аңлавымча, Мәскәүдә үз көенә яшәгән, рәхәтлекнең тәмен белеп яшәүчеләр бар. Шуңа күрә алар концертларга бара, һава сулап йөри, ләззәт ала, кызыксыналар. Казанда концертларга күбрәк яшьләр килә – 28-40 яшьтәгеләр. Тамашачылар төрле.
– Бу юнәлешкә кешеләрне җәлеп итәр, кызыктырыр өчен нәрсә эшләп була?
– Бәлки, төрле телләрдә башкаруыбыз белән җәлеп итә алырбыз. Дөресен әйткәндә, чит илгә барып, андагы музыкаль төркемнәрнең эшләү тәҗрибәсе белән танышасы килә. Чит илдә югалып баручы телләр белән күбрәк кызыксыналардыр, дигән фикер кала. Татарстанда төрле милләтләрнең заманча җырлаулары белән кешене гаҗәпләндереп булмый. Ә менә Мәскәүдә чуваш телендә чыгыш ясыйсың икән, халык, «бу нинди тел икән» дип, аптырап, гаҗәпкә калачак. Мәсәлән, джаз фестивалендә чыгыш ясаганнан соң, яныбызга килеп, нинди телдә җырлавыбыз белән кызыксындылар. «Япон, калмык, корея телләре түгелме?» – диделәр. «Чуваш телендә», – дидем. Мәскәүлеләр Россия төбәкләрендә яшәүче халыклар турында белми икән, дигән хис туды. Чувашлар, татарлар турында, мәсәлән, бер сүз дә чыкмаган иде. Аларга бу – ачыш кебек булды. Безне чит ил кешеләре кебек кабул иттеләр хәтта.
– Этно-джаз юнәлеше Чувашиянең үзендә юкмы?
– Юк. Тел, музыка стилен исәпкә алсак, без – уникаль төркем, дисәң дә була. Чувашиядә дә чыгыш ясаган булды. Пандемиядән соң барганыбыз юк әле, барып, чыгыш ясап кайтырга теләк бар.
Төркемебездә этник музыка уен коралы юк. Теге яки бу уен коралы чувашларныкы гына булган дип әйтә алмыйбыз. Идел буе халыкларының гөслә, флейта кебек уен коралларының төрләре бар, әмма бу уен коралларын бик күп халыклар кулланган. Бездә, мәсәлән, скрипка бар.
– Яшь төркемнең оештыручысы буларак, теләкләрегезне дә ишетәсе килә.
– Һәр иҗат төркеменә үсеш кичерер өчен ярдәм кирәк. Акчалата грант ярдәме булса, бик сөенер идек. Музыкаль проектлар өчен республика яки ил күләмендә күбрәк шундый мөмкинлекләр булса иде.