news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шампурларны һәм грильне җайлы гына чистарту ысулы

Лимон кислотасы кушылган эремәдә җебегәч, пычрак бик җиңел төшә.

news_top
Шампурларны һәм грильне җайлы гына чистарту ысулы
Владимир Васильев

Шашлык ясагач, шампурларны да, грильне дә чистарту җиңел түгел. Моның ике ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Беренче — агрессив химия чараларын яратмаучылар өчен. Шампурларны яки грильне зур савытка салырга. Бер пакет лимон кислотасы алырга. Шампурлар салынган савытка су өстәп, кайнатып чыгарырга һәм лимон кислотасы салырга. Бер-ике сәгать кырыйга алып куеп торырга. Аннар губка белән җиңел генә юып төшерергә.

Икенче ысул өчен химия чаралары кирәк. Бер савыт яки тишексез пакет алырга. Шунда савыт-саба юа торган сыеклыкны бераз салырга, пакет яки савыт стеналарына таратырга. Шунда ук 4-5 аш кашыгы аш содасы салырга, болгатып күбекләндерергә. Пычрак әйберләрне шуңа салып, күбеккә күмәргә. Берничә сәгать торгач, пычрагын юып төшерергә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар