Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шамил Закиров белән 1996 елгы әңгәмә: "Театр - сәнгатьнең таҗы"

Әлеге әңгәмә 1996 елның 20 декабрендә "Мәгърифәт" газетасында басылып чыккан. Яңа театраль сезон ачылу уңаеннан бу интервьюны хәзерге заман күзлегеннән карап, кабат укып чыгу файдалы булыр дип уйладык. Шамил Закировның театр тормышы турында уйланулырын укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Шамил Закиров белән 1996 елгы әңгәмә: "Театр - сәнгатьнең таҗы"

Әңгәмәдәш: Мөршидә Җиһан.

- Бәйрәм кәефегез ничек? Юбилейга әзерлек тәмамланып килә торгандыр?

- Ни өчендер юбилей дип әйтәсе килми. Соңгы арада алар күбәеп киткәнгәдер, мөгаен. 90 ел элек кебек үк, 22 декабрь көнне кичке сәгать биштә пәрдәбезне күтәреп, "Туган көн" тамашасын башлап җибәрәчәкбез. Бик тә кызыклы-зәвыклы булырга тиеш. Театрыбызны сөюче тамашачыларыбыз, һичшиксез, килерләр дигән өметтәмен.

- Тәүге тапкыр караган спектаклегез истәме?

- Үземне белә башлаганнан бирле карыйм. Билгеле, әүвәл авыл яшьләре куйган, аннан профессиональ сәхнәдә куелган спектакльләр тамашачысы булдым. Аеруча хәтеремә сеңгәне, әлбәттә, "Галиябану".

- Ә ул чактагы "Галиябану" белән бүгенге "Галиябану" арасында аерма бармы?

- Әллә ни үзгәреш юк. Эстетик мәгънәсе шул килеш калган, әмма сүз телевизион спектакль, яисә Кәрим Тинчурин театрында куелган "Галиябану" турында барса, һич тә чагыштырырга ярамый. Алар бит чын "Галиябану" түгел, ә бәлки эксперимент кына. Мирхәйдәр Фәйзи күзаллаган, ул уйлаганча "Галиябану" моннан 20 ел элек Уфада барды. Халык күңеленә дә шулай саф, самими булып кереп калган. Минем күңелемдә дә үз "Галиябану"ым яши. Ул бик чиста мелодрама.

- Мәктәптә укыган елларда, театрга нигез салуны, гомумән, театрны Галиәсгар Камал исеме белән чиклиләр иде, ә Миңлебай (Габдулла) Кариев ни өчендер билгесезлектә кала килде...

- Безнең өчен бәхәссез - театрның атасы Габдулла Кариев. Бүгенге көндә театр яши икән - ул Кариев нигез салган формада, ягъни "цивильный" дип әйтәбез. Беренчедән, ул төрки халык театры да, икенчедән, Европаныкы да. Габдулла Кариев - бик тә фаҗигале шәхес. Ул революцияне кабул итми. Себердә "Зөләйха"ны уйнап йөри, Төркестанга барып чыга. 20нче елларда Казанга кайта һәм репрессиягә эләгә. Аның хәтта үлеме дә шикле. Үтерелгән булырга тиеш. Белмим, КГБ тарафыннанмы, ВЧК тарафыннанмы. Ни өчен кайткан ул Казанга? Кайтмаган булса, бәлки, исән дә калыр иде. Кариев, әйткәнемчә - театрның атасы, әмма әле ул өйрәнелмәгән шәхес.

- Ничек уйлыйсыз, театр сәнгатебезне нык үскән дип мактана алабызмы?

- Тарих күзлегеннән чыгып, әлбәттә, театрыбыз шактый нык үскән дип әйтергә мөмкинлек бар. Ләкин хәзерге вакытта мине илнең тотрыксызлыгы борчый. Киләчәккә, бу илгә ышаныч юк. Вакытында Россиядән аерыла алмый калдык, ә ул гомер бакый тотрыксыз булды.

Базар мөнәсәбәтләренә күчү кирәк, әлбәттә, әмма аның әзерлексез башлануы тискәре йогынты ясады. Камал театры һәрвакыт тамашачылы, безгә файдалы булырга тиеш иде кебек, ләкин зыяны тамашачысыз театрларга караганда да күбрәк. Алар әйбәтрәк тә яши, чөнки спектакльләр куярга чыгым тотасы юк, утлары да азрак яна. Көннән-көн эшләр тискәрегә таба бара. Белмим, театр исән калырмы, юкмы?

- "Сәхнәдән кабатланмас талант булып күренгән артистларыгыз, сәхнә артында ничектер гадиләнеп, хәерчеләнеп кала", - дип әйткән иде чит мәмләкәттән килгән бер ханым.

- Әйе шул, бер дә тиешенчә бәяләнми артист хезмәте. Бу һөнәрне юкка гына корбаннар таләп итә, дип әйтмиләрдер инде. Актерлык чире белән авырып китсәң - гомерлеккә, шуңа да кеше театрга бер керсә, театр аны үзеннән җибәрми. Үзе сайлаган, яраткан һөнәре булгач, күрәсең, акча юклык та кечкенә мәсьәлә булып кала. Безнекеләр әле, Качаловныкылар кебек, "бастовать" итми. Моны түбәнлек дип саный.

- "Тормыш - сәхнә, без - актерлар", - диләр. Ә Сез нинди рольдә?

- Ролемме? Ролем - директорлык эшен алып бару. Әйтергә кирәк, бик тә катлаулы образ. Мөкиббән китеп, яратып "уйнарга" кирәк. Хуҗалыгым зур - 260 кеше эшли. Җитмәсә, үз ролебезне үзебез катлауландырабыз. "Инсаният" труппасын ачкан идек. "Балачак" студиясен оештырдык. Театрыбыз каршында Мәдәният һәм сәнгать академиясенең махсус курслары ачылды. Монысы бер яктан, ә икенче яктан, эшем - эш дип атарлык түгел. Һәр көн Ринат Таҗетдин, Дания Нурлы кебек артистлар белән очрашам. Бәхет бит бу!

- Сезгә эшләр өчен елның кайсы фасылы шәп?

- Ял иткәнем юк, шуңа һәркайсы үзенчә кадерле. Шулай да иң рәхәт вакыт - август, сентябрь, ягъни артистлар җыелып репетиция ясаган, яңа сезонга әзерләнгән чак. Иң мөһиме - репетиция бит. Ул шәп булса, биш урында репетиция башланып та, артистларга репетиция ясарга урын җитмәсә, урын җитми дип әренләшеп йөрсәләр, бу - иң яхшы вакыт.

- Театр бинасы Сезгә ошыймы?

- Ошап бетми шул. Җитешмәгән ягы бик күп, төзәтеп тә булмый. Актерлар, театр хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудырылмаган. Көне-төне ут яндырабыз, югыйсә баздагы кебек. Инде артистларның күзләре начарланып бетте. Аннан бина эче дымлы. Тик шунысы сөендерә: тамашачылар өчен бина уңайлы, ә без түзәргә дә риза.

- Казанда бизәлеш һәм уңайлыгы ягыннан кайсы театр бинасы ошый?

- Казанда андый бина юк. Аеруча Чиләбенең, Пермьнең рус драма театры биналарын ошатам. Әлбәттә, инде Кәрим Тинчурин театры бинасын ярата идем.

- Өметле драматурглар кемнәр?

- Билгеле, Мансур Гыйләҗев бик җитди генә эшли. Бер ара язмый да торган иде. Гафур Каюмов, Аманулла шактый кызыклы башлап җибәрде. Әле бит татар драматургиясендә "танк" кебек алдан килүче Туфан агабыз Миңнуллин бар. Гел яңадан яңа формалар эзләп, табып шаккатыра белә.

- Сез театрны нәрсә белән чагыштырыр идегез?

- Театр - сәнгатьнең таҗы. Ходай тарафыннан җибәрелгән күренеш, күңел байлыгы ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100