Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шамил Садыйков: «Татмедиа»ның биш үсеш ноктасы һәм 2021 елга бурычлар

Татарстанның медиакартасында Covid-19 нинди эз калдырганы һәм гадәти газета-журналларга алмашка нинди матбугат чаралары киләчәге турында «Татар-информ»га биргән интервьюсында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

news_top_970_100
Шамил Садыйков: «Татмедиа»ның биш үсеш ноктасы һәм 2021 елга бурычлар

 Узып киткән ел кайбер тармаклар, шул исәптән медиа тирәлек өчен дә бик катлаулы булды. Коронавирус пандемиясе «Татмедиа» күрсәткечләренә ничек тәэсир итте?

Узган ел тамырдан үзгәрешләр елы булды. Сәүдә челтәрләрендә сату кимеде, реклама базары төште. Язылу чоры чикләүләр аркасында кешеләр урамга чыга алмаган вакытка туры килде. Шулай да без эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да үсеш нокталарын таба алдык. Бүген «Татмедиа» Татарстан медиалары арасында укучылар саны буенча LiveInternet сервисында беренче урынны алып тора. Моннан тыш, без тиражлар саны буенча беренче, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда, шул исәптән Telegram`да һәм TikTok`та тәкъдим ителү буенча беренче булып торабыз.

«Татмедиа» күп еллар дәвамында газета-журналларның гомуми тиражы төшүне билгеләп килде, соңгы ел искәрмә булмадымы?

Беренчел йомгаклар күрсәткәнчә, быел без гомуми тиражны 20дән күбрәк процентка үстерә алдык. Бу бик зур уңыш. Без район газеталары тиражларын тотрыклы иттек һәм республика басмаларының тиражын 2,4 процентка арттыра алдык. Ә журналларга язылуны гомумән ике тапкырга арттырдык! Әмма иң мөһиме, «Татмедиа» басмалары азлап сату нокталарында да күбрәк сатыла башлады. Бу бик әһәмиятле күрсәткеч, чөнки укучылар безнең продукциягә сумнар белән тавыш бирә.

Узган елда «Татмедиа» басмаларын сату нокталары 25 процентка артты, хәзер алар республика буенча 1,1 меңнән күбрәк. Кибетләрдә дә, киоскларда да журналлар 73 процентка күбрәк сатыла башлады. Без милли басмаларга зур кызыксыну артуын күрдек.

Бу үсеш контентны яхшырту аркасында булдымы?

Күпчелек шуның аркасында. «Татмедиа»да журналларның контенты, тышлыгы, версткасы, эчтәлеге үзгәреш кичерде. Хәзер чыккан һәр журнал яңалык буларак тәкъдим ителә. Бу социаль челтәрләрдә яктыртыла, видеороликлар чыгарыла, телевидениедә сюжетлар күрсәтелә. Журналларда кызыклы темалар, уникаль фактуралар барлыкка килде. «Татарстан» журналының юбилей санын яки «Казан» журналының «көч алу урыннарына» багышланган соңгы санын карау да җитә.

Журналларны сату күләме арту «Татмедиа» продукциясенең барлык сәүдә нокталарында бөтен кешегә күренерлек итеп куелуына да бәйле, моның өчен без махсус киштәләр сатып алдык. Хәзер безнең журналлар ерактан ук күренеп тора, без аудитория белән элемтә булдырдык.

Почта бүлекләрендә сату ничегрәк булды?

Монда да җитди үсеш күзәтелде, бу да газета-журналларны кешегә күренеп торырлык итеп урнаштыруга бәйле булды. Тәҗрибә буларак, 60 бүлектә үзебезнең продукция тезелгән киштәләр куеп карадык һәм бу сатуны 226 процентка арттырды. Киләсе елда почта бүлекләрендә басмаларны шушылай итеп урнаштыруны арттырачакбыз, чөнки анда безнең максатчан аудитория бар әле.

2020 елда продукциябезне китап кибетләрендә актив сата башладык һәм беренче 10 вендинг автоматы урнаштырдык, бу контактсыз сатуны оештырырга ярдәм итә. Коронавирус шартларында бу бик мөһим. Моннан тыш, автоматлар үзләре дә безнең продукциягә реклама ясый, «Татмедиа» журналларын таныта. Кайбер автоматларда сату күләме шулкадәр күп, без ял көннәрендә аларга берничә мәртәбә газета-журналларны тутырып торырга мәҗбүр булабыз. Безнең продукцияне бигрәк тә «Казан» агросәнәгать паркында һәм тимер юл вокзалындагы автоматлардан күп алалар.

Быел вендинг автоматлары челтәрен киңәйтүне планлаштырасызмы?

Автоматлар челтәрен алга таба да үстерәчәкбез, аеруча метро станцияләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә. «Татмедиа» оешмасы озак вакытлар газета-журнал сатып алучылар белән элемтәне киңәйтүгә игътибар бирмәде. Практика күрсәткәнчә, безнең продукциягә ихтыяҗ бар, кешеләр аны сатып алырга әзер. Өстәвенә, хәзер безнең журналлар социаль челтәрләр һәм интернет белән үзгә экосистема булдыра. Һәрбер журналның интернетта һәм социаль челтәрләрдә үз версиясе бар. Укучылар текстларга комментарий яза, инфографика һәм видеороликлар карый ала. Балалар өчен чыга торган «Салават күпере» журналын гына алыйк, хәзер аның тиражы 12 меңнән күбрәк, укучылар тарафыннан кызыксыну бик нык арта. Ә ни өчен? Чөнки журнал интерактив һәм мультимедиалы. Ул тышкы кыяфәте белән дә башка журналлардан аерылып тора, чөнки аю, чыршы, гөмбә кебек төрле формаларда бастырыла. Ә иң мөһиме — «Салават күпере» журналы башка мультимедиа ресурслары белән дә берләшкән. Балалар укып, рәсем ясап, наклейка беркетеп кенә калмый, ә смартфоннар ярдәмендә YouTube проектларында катнаша, 3D-уеннар ала. Гаджетлар ярдәмендә «Татмедиа» журналлары кәгазь басма булудан туктый, алар социаль челтәрләрдәге кире элемтә мөмкинлеге булган мультимедиа проектларына әверелә. Бу формат популяр булуын күрсәтте һәм алга таба да үсәчәк.

Ә интернетта укучыларның «Татмедиа» басмаларына кызыксынуы ничек үзгәрде?

Берсүзсез, пандемия безнең барлык онлайн-проектларга да этәргеч бирде. Узган елда «Татмедиа»ның интернет аудиториясе 36 процента артты. Безнең сайтларга 138 миллионнан артык уникаль кулланучы керде. Бүген «Татмедиа» сайтлары төркеме укучылар саны буенча Татарстанда беренче урында, бу контентның сыйфаты яхшыруга бәйле. Без 2020 елның гыйнварында «Татмедиа» медиа мәктәбе башлап җибәрдек, ул персоналны укыту белән шөгыльләнә. Моның өчен махсус онлайн-платформа булдырылды, филиаллар белән атна саен видеоконференцияләр уздырыла. Без журналистларны текстлар, Яндекс сервислары белән эшләү нигезләренә өйрәтәбез, укучылар белән социаль челтәрләрдә элемтә булдыру алымнарын аңлатабыз. Укыту программалары телевидение, радио журналистлары, реклама сатучылары өчен булдырылды. «Татмедиа»дагы һәр иҗади хезмәткәр ел дәвамында берничә семинар узды, шуның аркасында уникаль текстлар күләме дә артты. Яңа компетенцияләрне һәм белемнәрне үстерү аркасында укучыларның сайтларыбызга булган кызыксынуын арттыра алдык. Заманча иҗади технологияләр хәзер бик тиз үзгәреп тора, шуңа күрә «Татмедиа»да укыту берөзлексез барачак, бу безнең өчен табигый процесс.

Узган елда социаль челтәрләрдә «Татмедиа» басмаларына язылучылар саны үзгәрдеме?

Безнең бәяләүләр буенча, язылучылар якынча 25 процентка артты. Хәзер «Татмедиа»ның социаль челтәрләрдә 350 рәсми аккаунты һәм төркеме бар, аларга барлыгы 2,5 млн кеше язылган. Социаль челтәрләрдә барлык газета-журналлар, электрон матбугат чаралары тәкъдим ителгән. Бу тематика, география, тел буенча төрле төркемнәрнең зур колейдоскобы. Без СММ-белгечләр һәм веб-редакторлар өчен махсус укыту уздырабыз. Яшь егет-кызларны җыябыз, аларны укытабыз, эшләргә һәм үсәргә мөмкинлек бирәбез. Безнең өчен төркемнәрдә активлыкның үсүе дә мөһим. 2020 елда лайклар һәм комментарийлар саны 17 процентка артты.

Без ресурсларның 70 процентын яңа төрле медиа, шул исәптән Telegram һәм ТikТок проектларын үстерү өчен юнәлдерергә ниятлибез. Хәзер яшь аудитория бу ресурсларга актив керә, шуңа күрә безнең өчен әһәмиятле бурыч — пабликларны үстерү. Хәзер без Telegram челтәрендә язылучылар саны буенча Татарстанда беренче урынны алып торабыз, ТikТок`та аудиторияне актив үстерәбез. Күпләр бу социаль челтәрне бала-чага шуклыгы дип кенә уйлый, әмма киләчәк шуның кулында. Бүген ТikТок кулланучылар контентны карауга сарыф иткән вакыт буенча Instagram`ны узып китте инде. Күпмедер вакытта соң ТikТок аудитриясе бары тик үсәчәк кенә, контентның сыйфаты яхшырачак.

«Татмедиа»ның ТikТок`тагы аккаунтында 14 мең язылучы бар, кайбер видеороликлар миллионнан артык карау җыйды. Безнең өчен ТikТок — киләчәккә инвестиция, киләчәктә бу аудитория өстенлек итәчәк. Әгәр 5 еллап элек төп социаль челтәр «ВКонтакте» булган булса, хәзер аудиториянең кызыксынуы Instagram`га күчте, ә тора-бара ТikТok`ка чират җитәчәк. Безнең балалар телевизор карамый, газета укымый, радио тыңламый, алар яңалыкларны социаль челтәрләрдән һәм мессенджерлардан белә. Аларны гадәти матбугат чаралары белән мавыктырып булмый, һәм бу «Татмедиа» өчен төп таләп булып тора. Балалар үсеп җиткәч, яшьләр куллана торган контент мохитендә безнең ныклы медиаресурсларыбыз булырга тиеш. Шул ук вакытта безнең өлкән яшьтәге аудиториябез дә бар, аларга исә гадәти газета-журналлар кирәк, шуңа күрә аларны да үстерәчәкбез.

Безнең өчен төп юнәлешләрнең берсе — YouTube`та проектларны үстерү. Татарстан Президенты ярдәме белән быел «Татмедиа Junior» дип аталган яңа проект башланды. Бу «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» һәм «Идел» журналлары укучыларын берләштерә торган яшьләр видеопроектлары челтәре.

«Татмедиа»да заманча җиһазландырылган өч студия бар, анда яшьләр укый һәм төрле юнәлештәге уникаль контент булдыра ала. Алар инде туган телне, дөньяны, галәмне, табигатьне өйрәнү буенча 30 видеоканал булдырды. Асылда, алар яшьләр тормышының тулылыгын колачлый. «Татмедиа Junior» проекты безгә YouTube`та, Instagram`да һәм ТikТок`та эшли белә торган журналистлар әзерләргә ярдәм итәчәк. Бу яңа белемнәргә һәм технологияләргә ия булган иҗади хезмәткәрләрнең яңа буыны булачак. Без медиаконтентны кулланудагы үзгәрешләргә әзерләнергә тиеш һәм Татарстан Президенты, Дәүләт Советы депутатлары ярдәмендә бу юнәлештә эш алып барабыз.

Шулай да «Татмедиа» традицион массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүне дә дәвам итәчәкме?

Безнең медиахолдинг Татарстан өчен система барлыкка китерүче булып санала. Аның структурасында район телерадиокомпанияләрен берләштерә торган «Татарстан-24» телеканалы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы бар. 2020 елда «Татмедиа» басмалары бердәм мәгълүмати вертикальгә берләште, ул район филиалларындагы хәбәрчеләргә республика матбугат чаралары өчен уникаль контент булдырырга ярдәм итә. Хәзер бу эш төгәлләнеп килә. «Татмедиа» яңалыклар, фото һәм видео-продукция чыгара, заманча стандартлар буенча эшли торган бердәм механизм буларак эшли.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында күптән түгел җитәкче алмашынды, хәзер агентлыкны тәҗрибәле журналист Ринат Билалов җитәкли. Аның бурычы — әлеге мәгълүмати ресурсның йогынтысын күтәрү. Монда җитди профессиональ коллектив формалашкан, әмма аналитика юнәлешен, зур текстлар чыгаруны көчәйтергә кирәк.

«Татмедиа» аудиториясе Татарстан территориясе белән генә чикләнми, чөнки татар диаспоралары Россиянең күп төбәкләрендә яши. 2021 елда әлеге диаспоралар белән элемтә ничек урнаштырылачак?

10 елдан артык «Татмедиа» «Без бергә» дип аталган газета чыгара, ул Россиянең 10 төбәгендә чыга. Бик уңышлы басма ул. Хәзер без әлеге басма өчен социаль челтәрләрдә төркемнәр ясыйбыз. Россия төбәкләрендәге татарлар язмышы турында мәгълүматны «Татар-информ» актив җыя һәм чыгара. Без илдәге бөтен төбәкләр белән дә, бигрәк тә күрше Башкортстан белән кызыксынабыз. Биредә 1 миллионнан күбрәк татар яши һәм аларга туган телләрендә яңалыклар уку кызыклы. Аз кеше генә беләдер, безнең «Интертат» мәгълүмати ресурсы Башкортстандагы милли матбугат чаралары арасында укучылар саны буенча беренче урынны алып тора. Бу Татарстандагы журналистларның югары дәрәҗәдәге әзерлегенә, алар яктырткан темаларның киң колачлы булына бәйле. Без Башкортстан аудиториясендә үзебезнең контентка зур ихтыяҗ булуын тоябыз, бу юнәлештә бик зур потенциал салынды.

2021 елга төп бурычлар нинди?

Журналистикада технологияләр һәр квартал саен үзгәреп тора, шуңа күрә журналистларны, редакторларны, СММ буенча белгечләрне укыту эшен көчәйтәчәкбез. Журналистика һөнәрендә һәр көнне ниндидер яңа нәрсә өйрәнергә, эшнең яңа технологияләрен үзләштерергә кирәк. Безнең өчен төп юнәлеш — яңа төр медиалар эшләп чыгару һәм традицион басмаларны кайгырту. Газета-журналлар — безнең байлык ул, алар безнең медиахолдингка тотрыклылык бирә. Традицион массакүләм мәгълүмат чараларын саклап, без киләчәк турында, яңа эш форматлары турында уйларга тиеш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100