Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шамил Идиатуллин: «Бәхет миллион алуымда түгел. Китабымны укучылар булса, шул җиткән»

Күпләр Шамил Идиатуллинны «Город Брежнев» китабының авторы буларак белә. Баксаң, ул үзебезнең татар кешесе икән! Казанда баш мөхәррир булып эшләгәннән соң, Мәскәүгә күченә һәм китаплар язарга тотына. Онлайн очрашуда ул «Бывшая Ленина» һәм «Последнее время» әсәрләре, хатын-кызлар һәм яраткан авторы турында сөйләде.

news_top_970_100
Шамил Идиатуллин: «Бәхет миллион алуымда түгел. Китабымны укучылар булса, шул җиткән»
Илнар Төхбәтов

«Үземне хатын-кыз урынына куеп карадым — миңа куркыныч һәм кызганыч булып китте»

Шамил, хатын-кыз геройларыгызның хисләре Сезгә якынмы?

Әлбәттә, алай булмаса алынмас та идем. Хатын-кызлар тирәсендә куркыныч, буталчык дөнья кайный. Шушы «дөнья»лар — миллиардлаган һәм без моның турында берни белмибез. Шунлыктан «Бывшая Ленина» әсәрен язарга алындым. Хатын-кыз хыялланган тормыш күзаллаулары чынбарлыкта чүпкә әйләнә, реаль дөнья башка һәм хатын-кыз үзен кимсетелгән кеше кебек хис итә. Мондый очраклар бихисап. Үземнең танышлар арасында да кулга-кул тотынышып, «җаным» дип торган, бәхетле яшәгән, бер-берен аңлап яшәүчеләр көннәрдән бер көнне ике якка таралышып китеп бара. Бу ситуациядә ир-атка җиңелрәктер дип уйлый идем, аннары үземне хатын-кыз урынына куеп карадым — миңа куркыныч һәм кызганыч булып китте.

Чынлыкта бездә бөтен проблемалар бер-береңнең хисләрен үзең аша үткәрмәүдән тора. Без үзебезне нәрсә борчыганын әйтмибез, уртага салып сөйләшмибез һәм бер-беребезне кеше урынына куеп карамыйбыз. Үз фикеребездән тыш, калганнарныкын ишетергә онытабыз. Бары тик үз хисләреңне һәм фикереңне генә алга кую дөрес түгел. Тирә-ягыбыздагыларның нәрсә тойганына төкереп карыйбыз.

Мин шушы проблемаларга тарыган геройларның чыгу юлын эзләвен, уртак тел табарга тырышуларын тасвирладым. Җаваплар таптым кебек, ләкин ышандырырлык микән? Әйтә алмыйм.

«Бывшая Ленина» һәм «Последнее время» китаплары җиденче һәм сигезенче роман булып иҗат ителде. Төрле жанрларны үз итәм: бер көн детектив, икенче көн фантистиканы укыйм. Этнография, программалаштыру үзенчәлекләре, тарихи романнар укырга яратам. Язучы буларак та, бормалы юллардан барырга тырышам: төрле жанрда иҗат итәм.

«Бәхет — миллион алуымда яки танылуымда түгел»

Яңа китапларыгыз белән таныштырыгыз әле.

«Последнее время» китабы фин-угор фольклорына (мари, мордва, удмурт, ханты, манси, фин һәм венгер халыклары) бәйле язылды. Романда өч дөнья тасвирлана. Анда төрки этник компоненты да урын алды. Кайберәүләр бу вакыйгалар халыкларның күчеп утыруына кадәр бара дип әйтә, икенчеләре альтернатив чынбарлык, өченчеләре исә моны ерак киләчәк дип фаразлый. Мин бу төрлелеккә уңай карыйм. Минемчә, бу өч дөньяны хәзерге дөньяда булмыйча калган вакыйгалар дип карарга кирәк.

Бу дөньяда бөек йөрешләр, халык күчешләре булмаса да, бу башка якка таба йөз тоткан — үзебезнең дөнья. Әсәрдә мар дигән уйлап табылган халык — мариларның әдәби яктан бирелеше. Алар үзләренең килеп чыгышын хәтерләми. Мари халкы безгә төптән үк билгеле түгел. Идел буенда яшәүчеләр дә мариларның авыз иҗатын белми. Мин тарихи материалларны зур кызыксыну белән өйрәндем. Романда мари фольклоры бар дидем, ә калганын үзем уйлап таптым. Башка халыкларныкыннан алган, димәгез.

Геройлар шактый, алар мин әйтеп узган өч төрле дөньяда яши. Мәсәлән, мар кабиләсе мең ел элек ничек яшәсә, хәзер дә шул рәвештә көн күрә. Шул ук вакытта алар оча, ашау-эчү турында кайгырмыйча эшли. Анда сугыш, ачлык һәм бәхетсезлек юк. Шушы цивилизация бар дөньясы белән челпәрәмә килә: аларны туендырып торган җир марларны юк итә. Шуңа охшаш сюжет башка халыкларга да кагыла.

Үзәк Европада яшәүче хәзерге герман халыклары (романда алар франк һәм гетлар дип атала) шулай ук үзләренең килеп чыгышларын белми, романда аларны да үз җирләреннән куалар. Шушы халык геройлары моннан чыгу юлын эзли. Барысын да сөйләп бетермим, чөнки кызыгы калмый.

Барлык романнарым да үземә якын, кайсындыр аерасым килми. «Һәр китап — балам кебек» кебек дежур сүзләрне үзегез дә беләсез. Һәр китабымны төрлечә яратам, ләкин мәхәббәт һәм кадер шул ук.

«Большая книга» премиясендә җиңгәч, хис-кичерешләрегез нинди иде?

Чагыштырырлык матерал бар. Хәтерләсәгез, 2017 елда «Город Брежнев» китабы «Большая книга» премиясенең өченче дәрәҗәсенә лаек дип табылган иде. Җәмәгатьчелеккә ошар дип бер дә уйламадым, чөнки академикалар бөек әдәбият дип узган гасырны саный, дип уйладым. 1980 еллардагы әдәбиятка игътибар кими төшә диючеләргә «Город Брежнев» әсәре белән киресен исбат иттем. Ә инде хәзерге заманны тасвирлаган әдәбиятны бөтенләй дә санга сукмаслар, дидем. «Бывшая Ленина» да моңа киресенчә ачык мисал булды.

Шатлык һәм бәхет кичердем, әлбәттә. Тик ул бәхет миллион алуымда яки танылуымда түгел, ә шушы китап кемнедер социаль челтәрләрдә постлар язарга этәргеч бирер, бу видеоны күреп, аны укый башларлар, дигән нәтиҗәгә килдем. Китабымны укучылар булса, шул җиткән. Язучыга башка берни дә кирәкми.

Гадәти булмаган сюжетларны кайдан аласыз?

Сюжетлар, геройлар, көтелмәгән борылышлар һәм вакыйгалар үзеннән-үзе уйлап табыла. Телгә ниндидер фразалар килә икән, яздырып куям. Язмыйм, чөнки язарга яратмыйм, ә аннары исемә төшә дә, шул сюжетларга кире кайтып, язарга тотынам. Бер китап, гомумән, башта унбиш ел әйләнеп йөрде. Лев Толстой әйткәнчә, психологиядән тыш, бар нәрсәне дә уйлап табып була. Беренче урында психология, ә сюжет һәм башкалары икенче урында тора. Шуңа күрә психологияне уйлап табып булмаганга, башка авторлардан караштыргаладым. Күпчелек геройларымның прототиплары бар. Һәр геройның берничә прототибы булырга мөмкин.

«Редактор журналистлары өчен үзе язып эшли икән, бу — начар»

Сезне нәрсә илһамландыра?

Тезләр һәм муен калтыраганда, тын кысылганда язарга утырам. Организм үзеннән-үзе язарга мәҗбүр итә. Моны илһам дип әйтү дөрес булмас. Башыңда әйләнә-әйләнә тынгы бирми торган уйларның, ниһаять, кәгазьгә төшерелүе инде бу. Йөрәктәге яраны тизрәк төзәтәсе килгән кебек, тизрәк теркәп куярга омтылам.

Ничек итеп нәшриятта эшләү белән китаплар язуны бергә алып барып була?

Мин төннәрдә һәм ял көннәрендә эшләргә өйрәндем. 16 яшемнән газета редакциясендә эшли башладым, күп яза идем. 15 ел үткәч, баш мөхәррир булдым. Әмма берни дә язмадым. Редактор журналистлары өчен үзе язып эшли икән, бу — начар. Язар өчен аның кораллары — куллары түгел, ә журналистлары бар. Үзе яза икән, димәк, ул нәрсәнедер эшләп бетерми.

Баш мөхәррир булып 17 ел эшләдем һәм язмадым да диярлек, ләкин язу гадәте калды. Күңелдә уйлар, фикерләр җыела, өелә башлый, шуңа күрә дә язарга кирәк. Физик эштә эшләсәм, өйгә кайтып, авар идем һәм йокыга талыр идем. Әгәр офистагы эш язудан гыйбарәт булмаса, мин барыбер язудан туктамас идем. Инстаграмдагы постларга текст язып утыручы булсам, язучы булмас идем. Мин хәзер матбугат өчен язмыйм.

Төрле халыклар турындагы мәгълүматны кайсы чыганаклардан өйрәнәсез?

Идеяләр очраклы рәвештә күреп алган вакыйгадан чыгып туа. Татар, удмурт, эскимос, америкалылар ничек яшәп ята икән дип уйланып утырам. Ә минем урында ул булса, ни булыр иде, диям дә, идея барлыкка килә. Халыкларның үзенчәлекләрен фәнни әдәбияттан өйрәнергә яратам. Фәнни-популяр мәкаләләргә ышанып бетмим, алар дәлилләнмәгән.

Китап киштәмдә «Татар халык әкиятләре», «Башкорт халык иҗаты», мари, мордва, долган, ненец, бурят, эстон, фин һ.б. халыкларның әкият китаплары бар. Мин фольклор, матур әдәбиятны, диссертацияләр укыйм.

Бервакыт аудиокитап яздырырга тәкъдим иттеләр. Фин-угор халыклары телләрендә ничек итеп дөрес басым ясарга, дигән сорау туды. Хәзерге сүзләрен түгел, ә борынгыларын әйтүем. Мәсәлән, мариларда татар теле алынмалары бар, ә татар телендә басым, нигездә, соңгы иҗеккә төшә. Шулай ук рус теленнән дә алынмалар бихисап. Шунлыктан, бүгенге көндә әйтелә торган мари теленә яраклашкан алынмалар чыганак сүзгә тәңгәл килми. Эзләнә торгач, исемнәрдә һәм атамаларда басымны беренче иҗеккә төшереп әйтүне дөрес дип таптым. Яздырганда уңайсыз иде, чөнки басымны беренче иҗеккә төшереп сөйләшергә ияләшмәгән.

«Ике йөзгә якын әсәрне дүрт ай эчендә укып бетерәм»

Иҗади планнарыгыз турында сөйләгез әле.

Кино төшерер өчен, сценарий язам. Биш-алты вариант эшләдем. Тәмамлыйм да нәрсә килеп чыкканын карарбыз. Юк икән, башка кинематографистлар белән эшләрмен. Аннан соң, повесть язып карарга булдым. Фантастика жанрында булачак.

Хәзерге заман әдәбиятыннан кайсы авторларны йотлыгып укыйсыз? Классик әдәбияттан яраткан әсәрегез нинди?

Мин гомерем буена Совет чорында яшәгән авторларны яраттым. Владислав Крапивин әсәрләре — балачак мәхәббәтем. Виктор Конецкий, Аркадий һәм Борис Стругацкийларны үз итәм. Владимир Богомоловның «Момент истины» китабын яратам.

Хәзерге авторлардан Мария Галина, Алексей Сальников, Сергей Жарковский, Линор Горалик иҗатлары ошый.

Кайчак төрле әдәби премияләрдә жюри әгъзасы итеп чакыралар. Анда катнашкан әсәрләрнең исәбе-хисабы юк, кайчак ике йөзгә якын әсәр килә һәм аларны дүрт ай эчендә укып бетерергә кирәк. Шуңа тиз-тиз укыйм. Кайчак кызганып та куям, араларында тәмләп, ашыкмыйча укый торганнары бар. Әдәби премияләргә күләме озын булганнарны түгел, ә сыйфатлыларын сайлыйбыз. Иҗат — ул исәпсез-хисапсыз ташкын дөньясы!

Шамил Идиатуллин 1971 елда Ульяновскида туган. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. Журналистика өлкәсендә 1988 елдан бирле. 9 ел «Известия Татарстана» газетасы белән хезмәттәшлек иткән, соңгы елларда баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән. Шул ук вакытта 1994 елдан башлап Татарстанда «Коммерсантъ» нәшрият йортының үз хәбәрчесе була.

2001 елда Казанда «Коммерсантъ»ның баш мөхәррире була. 2003 елның ноябреннән «Коммерсантъ»ның Мәскәү офисында эшли. Хәзерге вакытта — төбәк бүлеге җитәкчесе. «Город Брежнев», «Бывшая Ленина», «Последнее время», «Убыр», «Тубагач» һ.б. китаплар авторы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100