Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шалашта яфрак ашап торганнар»: Татарстанда бер хатын ике баласы белән урманга качкан

Хатын балаларына чип куярлар дип куркып, малайларын урманда яшереп алып калмакчы булган.

news_top_970_100
«Шалашта яфрак ашап торганнар»: Татарстанда бер хатын ике баласы белән урманга качкан
https://pixabay.com/

18 апрельдә Лениногорск шәһәре хастаханәсенә 15 һәм 13 яшьлек ике баланы алып килгәннәр. Алар икесе дә шап-шакшы һәм ябыгып беткән була. Балаларны полиция хезмәткәрләре китерә. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Алешкино авылы янында эшли торган нефтьчеләр бригадасы янына 15 яшьлек малай килә һәм ярдәм сорый. Шуннан соң нефтьчеләр полициягә хәбәр итә. Хәзер малайларны табиблар караган һәм хастаханәдә калдырганнар.

Бу балалар урманда әниләре белән яшәүләрен сөйли. Лениногорск шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек хатын 5 апрельдә балаларын урманга алып китә. «Тиз арада качарга кирәк», — дип аңлата ул. Моңа кадәр бу хатын «тиздән Россия халкына чип куячаклар» дигән имеш-мимешләр ишетеп алган була. Ул бик курка һәм балаларын алып качарга карар кыла.

Әни кеше бер ипи, берничә баш суган ала һәм балалары белән бергә Алешкино авылына китеп бара. Бу авыл шәһәрдән 15 км ераклыкта урнашкан, ул ярымҗимерек хәлдә. Хатын балаларын ияртеп, Алешкино авылыннан тагын 3 км ераклыкка китә. Алар Кислинка елгасы буенда туктыйлар. Шунда шалаш ясыйлар һәм яши башлыйлар.

Ипи белән суган бик тиз бетә, аннары алар яшел яфраклар белән туклана. Малайларның олысы бу хәлдән туя. Ул анасы йокыга киткәч кача һәм нефтьчеләрне таба.

Хәзер хатынны тоткарлаганнар. Ул балаларына чип куйдырасы килмәвен, шуңа урманда качарага теләвен әйтә.

Балалар сүзләренчә, моңа кадәр алар Краснодар якларында урманда шалашта яшәгән булган инде. Хатын гаебен өлешчә таный. Тышкы кыяфәте буенча ул гадәти кешегә охшаган. Ләкин чиплар турында сөйләшә башласа, үзгәрә. Бу турыда «КП» сайтына үз чыганагы сөйләгән. Ул бернинди хисапта да тормый. Бу хатынны кулга алмаганнар. Өйдән чыгып китмәү турында имза куйдырганнар. Хәзерге вакытта балалар Лениногорск үзәк район хастаханәсендә. Хастаханә җитәкчелеге комментарий бирми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100