news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шагыйрьне яңа яктан ачабыз» - «Тукай-XXI» видеофантазия-челленджы башланды

Челленджда беренче булып җырчы Артур Исламов катнашкан.

news_top
«Шагыйрьне яңа яктан ачабыз» - «Тукай-XXI»  видеофантазия-челленджы башланды

«Калеб» яңа буын җыены социаль челтәрдә «Тукай-XXI» дип аталган видеофантазия-челленджы башлап җибәрде.

Проектның максаты — видеофантазия форматы нигезендә шагыйрьне яңа яктан ачу, Тукай белән бәйле кызыклы истәлекләр белән таныштыру.

Челленджда беренче булып җырчы Артур Исламов катнашкан. Ул Тукайның битлеген киеп, «Пар ат» шигыреннән өзек укый. Ахырда шагыйрьнең юл кәрҗинен үзеннән беркайчан да калдырмавы турындагы истәлек китерелә.

Эстафетаны Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров кабул иткән. Габдулла Тукай яшендә тәмәке тарта башлый һәм начар гадәт аны гомере буе эзәрлекли — Зөлфәт шушы фактны ача һәм «Кара йөзләр» поэмасын сөйли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар