Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Зифа Нагаева: «Яшь чактагы егетләр кырыйда торсын»

Шагыйрәгә 93 яшьлек бабай видеокотлау җибәргән.

news_top_970_100
Шагыйрә Зифа Нагаева: «Яшь чактагы егетләр кырыйда торсын»
Салават Камалетдинов

Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрә, композитор Зифа Нагаеваны 93 яшьлек бабай туган көне белән котлаган. Ул балаларына видео яздырткан һәм Зифа Нагаевага җибәрткән.

Видеода бабай кулына бүләк тоткан. Аны Зифа Нагаевага әзерләвен әйтә һәм теләкләр тели.

«Кызлар! Яшь чактагы егетләр кырыйда торсын икән, менә мине 93 яшьлек егет-бабай котлап балаларыннан видеоязма җибәрттергән! Вәт ичмасам! 93 яшьләргә җитеп, шундый акыл, матурлык белән картаюлар телим барчагызга!» - дип язган шагыйрә.

Композиторның виртуаль дуслары көнләшеп тә куйган. «Сиңа уңыш елмайган. Беребезнең дә андый бабае юк», «Вәт бабай», «Зифа ханым, егетләр арасында конкуренция. Сезгә уңыш юлдаш булсын. Бабайларны уяткансыз», - дип комментарийлар калдырганнар.

Инстачылар бабайны да мактап алган, аның хыялы чынга ашкан өчен куанганнар.

«Молодец та инде бабай, хыялын тормышка ашырган»;

«Молодец бабай, ул күпме хыялланып йөргәндер инде, вәт бүләк бирер идем дип. Молодцы! Видео төшергән кешеләргә дә рәхмәт. Бабайның зур теләген үтәгәннәр», - дип язган алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100