Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә, язучы Гөлнур Айзат гаиләсендә зур кайгы

Гөлнур Айзат әнисен югалткан.

news_top_970_100
Шагыйрә, язучы Гөлнур Айзат гаиләсендә зур кайгы
"Татар-информ" архивы

Шагыйрә һәм язучы Гөлнур Айзат гаиләсенә кайгы килгән. Ул инстаграм челтәрендә әнисе вафат булуын хәбәр итә.

«Әнием, урының җәннәттә булсын», — дип язган ул.

2019 елда «Интертат»ка биргән интервьюда Гөлнур ханым әнисенең гомер буе инспектор булып РайФОда эшләве турында әйткән. Рафига апа җыр-моңга гашыйк, кул эшләренә хәвәс кеше булган. «Әниемә бүген 96 яшь, исән-сау әле, Аллага шөкер», — дип сөйләгән шагыйрә.

Бик кызганыч, беркем дә бу дөньяга гомерлеккә килмәгән шул. Гөлнур Айзатның тирән кайгысын уртаклашабыз. Рафига апаның караңгы гүрләре нурлы, урыны оҗмах түрләрендә булсын.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100