news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шагыйрь Роберт Миңнуллинга орден бирелде

Орденны аңа бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты тапшырды.

news_top
Шагыйрь Роберт Миңнуллинга орден бирелде
Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Роберт Миңнуллин “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены белән бүләкләнде. Бүләкне аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

“Республикабызның иң зур дәүләт бүләген алуым белән мин чиксез горурланам. Дөресен әйтим, күңелем тулы шатлык хисләре, ләкин шагыйрь һәрвакыт шатлык хисләре белән генә яши алмый. Бигрәк тә, үзебезнең туган телебезнең хәле шушылай булганга, республикабызның, халкыбызның киләчәге турында уйланганда, күңелдә борчулар, әлбәттә, бар. Ул шунсыз мөмкин дә түгел. Шигырьләремдә ниндидер кискенрәк, усалрак сүзләр ишетелсә, сез шагыйрне аңларга тырышыгыз. Тукай да үз халкын мактап кына тормаган, тәнкыйтьләгән, камчылаган, чөнки халкын бөек итеп күрәсе килгән”, - дип чыгыш ясады Роберт Миңнуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар