Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова кияүгә чыкты
Лилияне котларга Казан мэры Илсур Метшин килгән.
Шагыйрә, "Ярдәм" мәчетендә оештырылган проектларның кураторы, "Ярдәм" дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары Лилия Сәләхетдинова кичә кияүгә чыкты. Бу турыда мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.
"Ярдәм" мәчетендә Лилия белән Ришатның никахы булды. Аларны котларга шәһәр мэры Илсур Метшин килде, диелгән әлеге хәбәрдә.
"Лилия белән Ришатка бәхетле тормыш телибез", - дип язган Илдар хәзрәт Баязитов. Без дә матур теләкләргә кушылабыз.