Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрь егет таныш хатынын вәхшиләрчә үтереп, мәетен мәсхәрәләгән

8 мартта 22 яшьлек егет 45 яшьлек таныш хатынының фатирына кунакка килгән булган.

news_top_970_100
Шагыйрь егет таныш хатынын вәхшиләрчә үтереп, мәетен мәсхәрәләгән

Валдайда яшәүче кешене 19 елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Аны таныш хатынын вәхшиләрчә үтерүдә һәм мәетне мәсхәрәләүдә гаепле дип тапканнар. Бу турыда Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Җинаять 2017 елның 8 мартында кылына. 22 яшьлек егет 45 яшьлек таныш хатынының фатирына кунакка килә. Аны хатын-кызлар көне белән котламакчы була. Спиртлы эчемлекләр эчкәч, ир-ат һәм хатын-кыз талаша башлый.

Кунак егет хуҗа хатынның башына шешә белән суга. Хатын аңын югалта. Егет аңсыз хатын күкрәгенә пычак белән дүрт тапкыр кадый. Шуннан соң җинаятьче мәетне мәсхәрәли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Җирле матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, бу егет шагыйрь буларак билгеле. Коточкыч җинаять кылырга берничә көн алдан, ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә шагыйрьләр бәйгесендә җиңүе турында яза. «Ел шагыйре -2016» бәйгесендә «Лирика» номинациясендә җиңүен хәбәр итә.

Җинаять кылган 22 яшьлек  егетне судмедэскпертиза өйрәнгән. Вәхшинең үз акылында булуы расланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100