Шагыйрь Булат Ибраһимов тәүге тапкыр әти булды
Сабыйга Айбикә дип исем кушканнар.
25 июньдә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов һәм аның хатыны Альбина әти-әни булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Иртәнге 8 сәгать 50 минутта 3310 кг авырлыкта, буе 51 см булган сабый туды.
«Яшь гаиләне беренче балалары белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Ходай аларга кызларын тигезлектә, саулык белән, борчу-кайгыларсыз гына үстерергә насыйп итсен. Үзләре кебек үк сабыр, акыллы, туган телен, туган илен яратучы, татарның гүзәл заты булып тәрбияләнсен. Булат, Альбина, без сезнең өчен чын күңелдән шатланабыз», - ди конгресс хезмәткәрләре.
29 июньдә Булат хатыны Альбинаны һәм кызын бала тудыру йортыннан каршы алды. Нарасыйга әти-әнисе Айбикә дигән бик матур исем сайлаган, диелә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.
Бу «Бишек җыры»н Булат Ибраһимов дөньяга яңа гына аваз салган нарасые, нәни кызчыгына багышлап иҗат иткән.
Төннәр үтәр сизмәссең,
Син дә үсеп җитәрсең.
Бишек җырын кызыңа
Син дә шулай көйләрсең.
Әлли-бәлли, күз нурым,
Йокла инде, матурым.
Йокла-йокла, йом күзең,
Минем кадерле кызым.