news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шаһ пылау рецепты

Казанда яшәүче Дамира Максутовадан шаһ пылау рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Шаһ пылау рецепты
1.Дөгене җылы тозлы суда 1-2 сәгать тотарга.  

2.Төче камыр басарга, пакетка салырга, 30 минутка суыткычка куярга. 
 
3.Дөгене 7 тапкыр юарга (су чиста калганчы) һәм ярымәзер булганчы пешереп алырга.  
 
4. Камырны түгәрәкләп җәяргә.  

5. Кечкенә казанны майларга, шунда камырны җәяргә, дөге салырга. Аннары өстенә эретелгән атланмай һәм алтынсу төс кертү өчен зәгъфран (шафран) салырга. 



6. Камыр белән өстен капларга һәм казанны 1 сәгатькә 170 градуслы духовкага куярга. 

7. Шаһ пылау пешкәч, зур яссы тәлинкәгә алырга һәм төнбоек чәчәге сыман кисәргә. 

8. Үзегез яраткан чикләвекләрне һәм кипкән җиләк-җимешләрне атланмайда кыздырып алырга һәм пылауны бизәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар