Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шәймиев авылына нигез салучы Казан арты кешеләре башкорт составына кермәгән»

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Әнәк авылындагы бабаларының «яңа башкортлар» булуы ачыклануы турында Уфаның хакимият мәнфәгатьләрен яклаучы телеграм-каналларында таралган «сенсацион хәбәр»не Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты белгече, тарих фәннәре докторы Радик Исхаков шәрехләде.

news_top_970_100
«Шәймиев авылына нигез салучы Казан арты кешеләре башкорт составына кермәгән»
milliard.tatar

«Миллиард.Татар» хәбәрчесе белән әңгәмәдә ул татарларның Башкириягә ничек килеп төпләнүе турында сөйләде, хәзерге Актаныш районы территориясенең урта гасырлардагы тарихын ачты һәм 1926 елда «переписной» башкортларның кая юкка чыкканлыгын аңлатты. 

«Казан ханлыгы чорында бу җирләр Агыйдел олысының бер өлеше булган»

Әнәк авылы халкының килеп чыгышы турындагы сорауга күчкәнче, хәзерге Актаныш районы территориясенең урта гасырлардагы тарихы турында сөйләшик әле. 

Әлеге җирләр урта гасыр чорында Казан ханлыгы составына кергән. Икенче төрле аны Агыйдел олысы дип йөрткәннәр. Археологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, башлангыч чорда биредә җир эшкәртүче, иген үстерүче болгар халкы көн иткән. Әмма Алтын Урда чорында утрак халык килеп-китеп, күченеп йөргән, диләр археологлар. 

Казан ханлыгы чорында бу җирләр, инде әйткәнемчә, Агыйдел олысының бер өлеше булган. Болар ханга буйсынган, анда татарлар, бәлки, башка ырулар, шул исәптән тамырлары нугайлардан чыккан халыклар яшәгән. Әмма, гомумән алганда, алар җирле халыклар арасында күп булмый, чөнки ул вакытта монда куе урманнар үскән. Бу территория авыл хуҗалыгы алып бару өчен күбрәк килешкән, уңдырышлы кара туфракта иген уңган. Казан ханлыгы чорында биредә терлекчелек өчен шартлар булмаган. Бу хакта әле Раил Кузеев та язган. 

Казан ханлыгы буйсындырылганнан соң ни була?

Әлеге территория Мәскәү дәүләте составына кертелә. Казанны алгач, Мәскәү патшасының титуллары исемлегенә «Казан патшасы», ягъни «Царь казанский» дигән яңа исем өстәлә, соңрак — «Сибирский» дигәне дә кушыла. Шулай итеп, Мәскәү патшасы Казан ханлыгына буйсынган барлык җирләрнең дә хуҗасы һәм төп феодалына әйләнә. Әмма бу җирләрнең Московиягә берләшүе бары тик XVI гасыр ахыры - XVII гасырда гына башлана. Монда яшәгән җирле халык XVII гасыр документларында «башкирцы», ягъни башкортлар буларак теркәлгән. 

Нинди документлар ул? Писцовый кенәгәләрме, әллә башка берәрме?

Бу мәгълүматлар «бәхәсле эшләр”дә очрый. «Бәхәсле эшләр» дигәндә башкортлар яки башка халыкларның җир үзләренеке булуын дәлилләгән тикшерүләрне күз алдында тотабыз. Бу материаллар Россия дәүләт борынгы актлар архивында саклана. 

«XVII гасырда әлеге төбәктә яшәгән барлык җирле халыкларны да „башкирцы“ дип барлаганнар»

Әлеге чорда «башкирцы» дип телгә кергән башкортлар кемнәр соң алар?

Әлеге атама шушы җирләрнең борынгыдан килгән исеме белән бәйледер дип уйлыйм мин, элгәре урта гасырларда угыр телле маҗар күчмә халыкларының борынгы ватаны — Баскардия. Ягъни, шушы борынгы атаманы күздә тотып, руслар җирле халыкны башкорт дип атаган. Мисал өчен, документларда хәтта нугайлар да «нугай башкортлары» дип теркәлгән. 

Мәсәлән, Казан артында яшәүче халыкларны да бит рус чыганакларында «казанцы» дип язганнар, бу очракта милләткә бәйләп атау булмаган. 

Димәк, төбәкнең тарихи исеме шунда яшәүче халыкларга беркетелгән?

Әйе, шундый принцип булган. Аннан бу халыкларга ясак салынган, алар казнага салым түләп торырга тиеш булган. Алар ясак кенәгәләрендә теркәлгән һәм аларга рәсми рәвештә җиргә билгеле бер хокуклар рөхсәт ителгән. Вотчиналар дип әйтәбез инде, алар башкортларның социаль төркемен формалаштыра, аннан инде шул ук атамада сословие барлыкка килә. 

Татарстанның көнчыгышы турында әйтсәк, башлангыч чорда монда җирле халык күпмилләтле була. Археология, филология, матди мәдәният һәм эпиграфика фәннәре мәгълүматларыннан күренгәнчә, Башкириянең көнчыгышында яшәгән этник башкорт ырулары бу территорияләрдә теркәлмәгән. 

Шушы чорда теркәлмәгәнме?

Әйе, нәкъ шулай. Бары тик кантоннар системасы чорында — бу инде XIX гасыр — бирегә этник башкортларны күчерә башлыйлар. Аңарчы, XVII йөздә, «башкирцы» атамасы белән әлеге төбәкнең җирле халкын атап йөрткәннәр. Шул ук чорда бу җирләргә Чулман аръягыннан күчеп килүчеләр арта. 

«Татарстанның көнчыгышында башкортларның җир буенча волостьлары иманалы халык исәбенә формалашкан»

Димәк, Казан тирәсеннән, дулкын булып, халыклар күчеп утыра башлаган?

Әйе, һәм әлеге күренеш Казан алынганнан соң башлана. Татарлар, фин-угыр халыклары бу җирләргә бик күпләп агыла. Мәгълүматлардан күренгәнчә, XVII гасырда бирегә күчеп килгән татарларның күбесенең я үзләренең, я ата-бабаларының Казан ханлыгы чорында монда үз җирләре булган. Әлеге территорияләрдә һәрвакыт конфликтлар булганлыктан (нугайларның һөҗүме белән бәйле), алар һәрдаим тегендә-монда күченеп йөргән, социаль яктан бик мобиль булганнар. 

Ә татарлар бу җирләргә кайдан күчеп килгәннәр?

Казан артыннан, Урта Идел буеннан. Алай гына да түгел, күчеп килүчеләрнең бу беренче дулкыны башта ясакны да Уфага түләмәгән, ә Казанга оброк җибәргәннәр. 

Ягъни, Казан сарае приказына?

Әйе, алар Казан наместниклыгына буйсынган. Әмма Уфа төзелгәч, рус администрациясе сафка баскач, бу халыкларны ясак кенәгәләренә терки башлаганнар һәм Уфага ясак түләттергәннәр. Компенсация буларак, аларга вотчина хокуклар бирелгән. 

Икеләтә салым салынганмы?

Икеләтә салым өчен киңрәк хокуклар бирелгән, тора-бара халыкны ясак кенәгәсенә кертеп, автомат рәвештә «башкирцы», ягъни башкортларга әйләндергәннәр. 

Белмәүчеләр өчен аңлатып китсәгез иде: ясак белән оброк арасында аерма нидә?

Ясак — дәүләт файдасына билгеләнгән күләмдә салым түләү, ешрак җәнлек тиресе белән алынган. Оброк — натураль хуҗалык продуктлары белән яки акчалата түләү бурычы. Уфа барлыкка килгәнче күчеп килгән татарларны «ясаклы чуаш/татар» дип санап йөртсәләр, салымны Уфага түли башлагач, күпмедер вакыттан соң шул ук халыкны «башкирцы» дип терки башлыйлар. Кайбер гаиләләрнең бер буыны мисалында бу ачык күренә. 

Бер үк гаиләдә «башкорт» вәкилләре дә, «ясаклы татар”лар да булган, димәк?

Дөрес. Башкорт тикшеренүчеләре (шул ук Урал Рәхмәтуллинның хезмәтләрен алыгыз) үзләре дә әйтә: Татарстанның көнчыгышында башкортларның җир волостьлары оброклы халык исәбенә формалашкан, ягъни, «башкорт”ка әйләндерелгән, әмма күчеп килеп урнашкан халык исәбенә. 

«Башкорт”ларның Бәйләр, Гәрәй, Бүләр волостьларына да кагыла бу әйбер. Бу территорияләр Татарстанның көнчыгышында, шул исәптән — Актаныш районы да. 

Уфа өязендә татар авылларының саны 10 тапкыр арткан

Сүз күчеп килүчеләр турында барамы?

Әйе. Бу волостьлар нәсел-ыру принцибы буенча формалаштырылмаган, дәүләт аларны үзара нәсел-ыру бәйләнеше булмаган төрле этник төркемнәрдән төзегән. Халкын исә ыру атамасы буенча түгел, ә волость үзәге атамасыннан, авыл исеменнән чыгып атаганнар. 

Колонияләштерү дәвам иткән, әмма беренче чорда җирләр күп, кеше саны аз булса, халык арткан саен, күченүчеләр дулкыны дәвам иткән саен җирләр кими барган. Моннан тыш, җирнең бер өлеше дәүләт файдасына үзләштерелгән, руслар тарафыннан колонияләштерелгән, алпавытларга бирелгән.  

Күченеп килүчеләрнең киләсе буыны «башкорт”лар составына алай җиңел генә кереп китә алмаган. Эш шунда ки, XVII гасыр уртасыннан башлап мигрантларның күпчелеге бу «башкорт» җирләрендә җирне арендага алу хокукы белән генә төпләнә алган. Алга таба әлеге ясаклы татарлар типтәр сословиесенә кертелгән. Әнәк авылы нәкъ менә шундый мигрантлар агымы нигезендә формалашкан. Анда ясаклы татарлар яшәгән. 

Бу хәл XVII йөздә булганмы?

XVII гасырның ахырында була. Бу авыл турында беренче хатирәләр 1680нче елларда теркәлгән. Казан артыннан күченеп килеп, Минтимер Шәймиевнең туган авылына нигез салган татарлар тора-бара «башкорт”лар составына кермичә, типтәрләр булып кала. 3 нче ревизия (җанисәп) материалларында күренгәнчә, бу авылның ясаклы татарлары «типтәр» дип теркәлгән. 

XVIII гасырда күчеп килүчеләр дулкынының масштаблары нинди булган?

XVIII гасырда көнчыгыш Татарстан һәм көнбатыш Башкирия (Уфа өязе) территориясендә татар торак пунктлары бик күпкә арта. Беренче ревизия нәтиҗәләрендә якынча 100ләп татар авылы теркәлгән булса, XVIII гасырның 80нче елларында аларның саны меңнән артып китә. 

Ун тапкыр артып китә…

Нәтиҗәдә, эмигрантларның яңа дулкыннары бары тик өлешчә генә «башкорт”лар составына керә ала, күпчелеге типтәрләр булып кала. Инде Әнәк авылына килсәк, барлык ревизияләр дә бу авылда типтәрләр яшәгәнлеген дәлилли (өченче ревизиядән башлап). Бары тик 1858 елгы унынчы ревизия нәтиҗәләрендә генә авыл халкын «башкиры из тептярей», ягъни типтәрләрдән чыккан башкортлар дип теркәгәннәр. 

«80 меңләп типтәр һәм мещеряк (мишәр) башкорт дип язылган»

Ничек шулай килеп чыккан соң?

1855 елда типтәр, мишәр һәм башкорт командаларыннан торган «Башкорт-мишәр гаскәре”н «Башкорт гаскәре» дип үзгәртү турында хөкүмәт карары чыккан. Әлеге указда ачык итеп язылган була: гаскәргә керүче башкорт, типтәр, мишәрләр статистика материалларында башкорт итеп күрсәтелергә тиеш диелә. Бары тик искәрмә булган очракта гына элеккеге социаль статус теркәлә алган: аларны типтәр яки мишәр дип язганнар. 

Унынчы ревизия материалларында типтәр һәм мишәрләрнең күпчелек өлеше башкорт дип язылганын күрәбез. Башкорт дип кенә дә түгел әле, «типтәрләрдән башкорт» яки «мишәрләрдән башкорт» дип. Шул рәвешле якынча 80 меңләп типтәр белән мишәр башкорт вәкиле итеп үзгәртелгән дип санадым мин. Ягъни, 80 мең татар башкорт дип язылган. 1850 нче еллар ахырыннан 1917 елга кадәр метрикә кенәгәләрендә дә аларны «яңа башкорт» дип теркәгәннәр. 

Без монда дәүләт сәясәте нәтиҗәләрен күрәбез. Гәрчә барлык документларда ачык күренә, Әнәк авылына нигез салучылар — ясаклы татарлар, соңрак — типтәрләр, ә аннары указ нигезендә аларны «яңа башкортлар» дип язганнар. 

Әлеге авыл исеме каян килеп чыккан?

Төрле фикерләр бар бу хакта. Шуларның берсенә ышансак, Казан артында, Арча юлында Әнәк дигән авыл булган, диләр. Шул авыл халкы күчеп китеп, Әнәк дип аталган ике авылга нигез салганнар. Башка бер версия буенча атама иң беренче бу җиргә килеп урнашкан Әнәк исемле кеше белән бәйле. Дөрестән дә, өченче ревизия мәгълүматларында авыл халкы арасында Әнәк улы дип теркәлгән затлар бар. Бу кешеләр авылга нигез салган Әнәк атлы кешенең уллары булып, ревизия вакытында ул Әнәк үзе инде дөньядан киткән булгандыр бәлки. 

Йөз меңләгән башкорт кайда?

Метрикә кенәгәләре ничек тутырылган?

Метрикә кенәгәләрендә кешенең милләте күрсәтелмәгән. «Милләте» яки «этник состав» дигән графа булмаган, бары тик сословиесен генә теркәгәннәр. Табигый ки, башкорт сословиесенә кертелгән чын татарлар да башта «башкирцы» диеп, соңрак, XIX гасырның икенче яртысында «башкиры» дип язылган. Шул ук чорда Казан артында татарларны «дәүләт крестьяннары» дип теркәгәннәр, ә аңарчы — «ясаклы татар» дип язганнар. 

Чагыштырып карасак, аңлашыла инде, Казан артында дәүләт крестьяннары дигән халык яшәмәгән, билгеле, бары тик шундый сословие генә булган. Казаклар белән дә шундый ук хәл. Оренбург казаклары төрле этник төркемнәрдән торган: руслар, татарлар, калмыклар, нугайлар, башкортлар. Әмма метрикә кенәгәләрендә һәм ревизияләрдә аларның барысын да «казак» дип язганнар. Россия империясе — сословиеле дәүләт, шуңа күрә ул чорда халыкның милләтен түгел, сословиесен теркәү мөһимрәк булган. 

Татарстанның көнчыгышында һәм Башкортстанның көнбатышында барган вакыйгаларны ачык күрсәтүче бер факт: 1926 елда, совет заманында беренче тапкыр чын итеп уздырылган җанисәптә Татарстанның көнчыгышында башкортлар бөтенләй диярлек булмаганлыгы ачыклана. Ә инкыйлабка кадәр, 15 еллап элек, анда йөз меңләгән башкортлар теркәлгән. Ни өчен шулай? Чөнки инкыйлабтан соң Җир турында декрет кабул ителә һәм илдә сословиеләр юкка чыгарыла. Татарларга үзләрен башкорт сословиесенә яздыруның матди кирәге, кыйммәте калмый. Этномәдәни яктан үзләренең милләтен татар дип билгеләгәнгә күрә, 1926 елда һәм аннан соң да элеккеге башкорт сословиесендә булганнар үзләрен татар дип яздыра башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100