Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әсхәт күкрәгенә тату ясаткан: «Наркотиклардан кала, бар нәрсәне татып калырга кирәк»

«Дөбер-Шатр» төркеме җырчысы, тренер Әсхәт Шәмионов күкрәк өлешенә «Аллам сакласын» дигән татуировка ясатуы турында Инстаграм битендә язган.

news_top_970_100
Әсхәт күкрәгенә тату ясаткан: «Наркотиклардан кала, бар нәрсәне татып калырга кирәк»
https://www.instagram.com/p/CKu7ReqHf3K/?igshid=41qqy384o5c4

Мин кайфовый кеше! Тормыштан барысын да алып, уңай эмоцияләр дулкынында яшәргә яратам. Теләгән һәр нәрсәне тормышка ашырам. Шуннан ләззәт алам! Шуның өчен яшибез түгелме җирдә?!

Татуировка ясату хыялым бар иде. Инде күптән. Әмма Айгөл бу уемнан һаман кире кайтарды. Һәм менә өченче көн бәхетле булып йөрим. Ясаттым татуировка! Үзем теләгәнчә! Менә шулай күкрәгемә зур итеп.

Матур, мускуллар уйнаклап торган яшь тәндә татуировка шәп күренә. Мин дә әле карт түгел. Тәнем теләсә нинди яшь кеше тәне белән ярыша ала.

Синең дә тәнең картаер дигәннәр, борчылмагыз, татуировка гомерлек түгел. Махсус технология белән берәр айга җитәрлек итеп кенә ясала. Кызым Ләйсән дә: «Мин дә хочу!» - дип йөри. Әнисе риза булса, мин каршы түгел. Бар нәрсәне татып, белеп карарга кирәк, наркотиклардан кала.

Ә үзем бәлки тагын ясатырмын, бәлки шушының белән нәфесем туяр. Минем халәттәге эйфорияне аңлыйсыздыр, мөгаен?» — дигән Әсхәт.

«Ярар, гомерлек түгел, вакытлыча гына икән. Тату мөселман кешесенә тыела. „Аллаһ“ исеме белән бигрәк тә саграк булу сорала. Сез бит болай да бик көчле, бик матур, үрнәк шәхес! Яңадан ясатмагыз инде, яме», — дип киңәш иткәннәр җырчыга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100