Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әсхәт Дөбер-Шатр: «Мин хыянәтне уздым. Әйберләремне җыйдым да өйдән чыгып киттем»

«Дөбер-Шатр» төркеменең элекке солисты, тренер Әсхәт Шәмионов Инстаграм битендә хыянәт кичерүе турында яза.

news_top_970_100
Әсхәт Дөбер-Шатр: «Мин хыянәтне уздым. Әйберләремне җыйдым да өйдән чыгып киттем»
https://www.instagram.com/p/CDUaarzne-i/

Күп ир-атлар хыянәт итә. Әмма барып кайталар да, оныталар. Чынлап!

Ә хатын-кыз хыянәте башка. Алар бөтен барлыгы, бөтен җаны белән хыянәт итә. Хисләре ташып, күкләрдә оча башлыйлар, күңелләрендә күбәләкләр уйный, дөньяларын оныталар. Чөнки бу адымга барыр алдыннан, ир-атлардан аермалы буларак, гашыйк булалар.

Мин хыянәтне уздым. Яшь идем ул чакта. Ир-ат өчен моннан да көчле психологик яра юктыр.

Агуга тиң ул хыянәт! Бар нәрсәнең асты-өскә килә. Бернәрсә дә күрмисең, ишетмисең, ашамыйсың, бала кайгысы бетә, суларга кислород җитми. Уйда бары хатынның хыянәте. Ул ирне бәреп үтерү дә берни тормый кебек.

Әйберләремне җыйдым да өйдән чыгып киттем.

Ә сезнең хыянәтне кичергәнегез бармы? Ничек уздырдыгыз? — дип сораган Әсхәт халыктан.

«Хатын-кыз нигә бара дисез Әсхәт, чөнки кайбер ирләргә күрше тавыгы күркә булып күренә, ә хатын-кыз бит бик сизгер», «Имеш, ир-ат хыянәт итсә, җиңелрәк. Шулай, җиңел булмыйча… Кулыңда берсеннән-берсе яшь бала, урамда салкын кыш, барып эчеңне бушатырга кешең юк… Алган сулышың эчтән ялкын булып чыга… Ничек җиңел булсын ди, башына төшкән үзе генә белә ни икәнен», «Кайсы хыянәт итсә дә, матур күренеш түгел инде», — дип язганнар инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100