news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әсхәт Дөбер-Шатр гаилә тормышы турында: «Үбешеп кенә яшәмибез»

Җырчының хатыны белән тормыш коруына 19 ел тулган.

news_top
Әсхәт Дөбер-Шатр гаилә тормышы турында: «Үбешеп кенә яшәмибез»
https://www.instagram.com/asxat_debershatr/

Әсхәт Дөбер-Шатр тормыш иптәше турында тәмле итеп язуын дәвам итә. Инстаграмдагы чираттагы пост парның өйләнешкән көненә багышлап куелган.

«Безнең көн бүген! Бары безнеке генә! Моннан 19 ел элек өйләнештек. 6935 көн инде Айгөл минем законлы хатыным. Ул көннәрнең берсе дә башкасына охшамаган. Айгөл белән яшәгән һәр көн үзе бер тормыш.

Үбешеп кенә яшәмибез. Салават күпере дә чыга, өермә-давыллары да була… Шуның белән кадерле дә ул көннәр! Искә алырлык уртак хатирәләр шактый. Ә бу зур байлык!

Бүген ул нәфис, иртәгә бер карашы өтеп алырлык усал, берсекөнгә керфек кагып куюы да бөтен дәртне кузгатачак. Менә шундый «непредсказуемый» тормышта яшәп ятыш. Рәхәт, белсәгез!!! Шуңа да картаймыйм мин. Тонуста тота чөнки.

Быел безнең гранат туй икән. Бүләк буенча баш ватам әле. Гранат кашлы алка алыйм микән, бер кәрзин гранат бүләк итимме? Сез нишләр идегез?» — дип киңәш сорый Әсхәт инстачылардан.

«Гранат кашлы муенса, алка, беләзек, йөзек матур була, кесәне тешләмәсә инде. Чәчәге урынына гранаттан җыелган бәйләм», «Гранаттан беләзек тезеп, кулына тагасың инде», — дип язганнар.

«Кәрҗин белән гранат, ә гранатның һәрберсен матур кәгазьгә төреп, бантиклап бәйләгез. Аннары гранат ташлы бүләгегезне шул гранатлар формасы ясап, кәрҗингә салыгыз. Бик яхшы сюрприз булыр», — дип фаназиясен эшкә җиккән Оренбург якларыннан бер ханым.

Тагын бер инстачы һич икеләнеп тормыйча: «Гранат үскән жылы якка барып, ял итеп кайтырга кирәк», — дип язган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар