news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәһәрнең төп Яңа ел чыршысы башына менеп йолдыз урлаган мизгел видеога эләккән

Карак, йолдызны алдым дигәндә генә, берничә метр биеклектән егылып төшкән.

news_top
Шәһәрнең төп Яңа ел чыршысы башына менеп йолдыз урлаган мизгел видеога эләккән
https://pixabay.com

Ярославль өлкәсендәге Любим шәһәрендә бер ир-ат Яңа ел чыршысының йолдызын урлап алмакчы була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Шәһәрнең төп чыршысын таларга җыенган бу кеше исерек булган. Шулай да ул агачка менү җаен тапкан, чыршының башына ук менеп җитә язган. Карак чыршының башындагы йолдызга үрелә. Шул мизгелдә чыршы селкенә башлый һәм вандал берничә метр биеклектәге агач башыннан егылып төшә. 

Бу хәлне күзәтү камерасы төшереп тора. Ир-ат егылып төшкән мизгелдә язма да туктала. 

Биредәге матбугат чаралары мәгълүматы буенча, Яңа ел чыршысын таларга маташкан кешенең шәхесен ачыклаганнар инде. Аңа җәзага тартулары ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар